Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков нефть-газ химиясе сәнәгате хезмәткәрләрен Химиклар көне белән котлады.
“Хөрмәтле нефть-газ химиясе сәнәгате хезмәткәрләре! Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Химиклар көне белән котлыйм! – диелә котлау текстында. – Традиция буенча без майның соңгы якшәмбесендә нефть-газ химиясе комплексы хезмәткәрләренең казанышларын билгеләп узабыз, тармак эшенә нәтиҗә ясыйбыз, ветераннарны хөрмәтлибез, галимнәрне тыңлыйбыз, укучыларга – булачак химикларга киңәшләр бирәбез.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән һәм республика Хөкүмәте йөкләмәсе буенча ел саен Түбәнкамада тантаналы чаралар уза, ул символик рәвештә Россия масштабында химикларны үзенә җыю үзәге булып санала.
Ышанам, мәгариф һәм фәнни учреждениеләр белән тыгыз элемтәдә без, уртак көчләрне берләштереп, кадрлар әзерләү, технологияләрне камилләштерү, кирәкле продукция эшләп чыгару бурычларын хәл итә алабыз.
Хезмәтне ярату, белемгә омтылу, даими үсештә булу Татарстандагы яшь химикларның актив тормыш позициясенең нигезе булырга тиеш.
Без барыбызда фәнни-технологик прогресс елларында яшибез, киләчәктә дә безне зур ачыш перспективалары көтә.
Сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм киләчәктәге эшчәнлегегездә уңышлар телим.
Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков”.