Татарстан Республикасында чәчү эшләре тәмамланган, һәм ул оптималь срокларда һәм сыйфатлы итеп башкарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.
Марата Әхмәтов сүзләренчә, авыл кешеләрен республиканың барлык территориясендә үтемле яңгырлар булмавы борчый.
Терлек азыгы әзерләү турында сөйләгәндә ул билгеләп үткәнчә, шушы эссе көннәрдә күпьеллык үләннәр шаулап үсә. «Елдан-ел кайбер хуҗалыклар мондый үләннәрне җыюга соңарып керешәләр, - диде министр. - Үлән үскән саен, аның файдасы кими. Безгә протеин һәм азыктагы алмашу энергиясе мөһим».
Марат Әхмәтов терлек азыгын әзерләү темплары турында сөйләде. Республика буенча әлегә 25,3 мең гектар җир чабып алынган. 5,1 мең тонна печән һәм 42,8 мең тонна сенаж әзерләнгән. Актаныш, Зәй, Биектау, Апас, Алексеевск, Әлки, Зеленодольск районнары вакытында эшкә кереште һәм югары темпларга ирешәләр.
«Сабантуйлар уздыруга карамастан, 15 июньгә төп мәйданнарны җыеп бетерергә кирәк», – диде ул.
Марат Әхмәтов Ленинград өлкәсен мисал итеп китерде – монда иң күп сөт савып алына. Ул республика делегациясенең Ленинград өлкәсендәге «Гомонтово» һәм «Рабитицы» нәселле терлек заводларының эш тәҗрибәсе белән танышулары турында сөйләде.
Авыл хуҗалыгында хәзер иң киеренке чор, һәм хезмәтне саклау һәм аның иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе көн кадагында, диде министр. Республикада 18 апрельдән 16 майга кадәр язгы чәчү чорында хезмәтне саклау айлыгы уздырылган.
Тулаем АСК предприятиеләрендә җитештерү имгәнүләре кимү буенча уңай динамика күзәтелә, диде министр.