"Алабуга" МИЗ да потенциаль инвесторлар һәм Татарстан Премьер-министры булды

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

"Changhong" («Чанхун») Кытай компаниясе генераль директорының инвестицияләр буенча урынбасары Янь Цзюн җитәкчелегендәге вәкиллекле делегациясе бүген “Алабуга” махсус икътисадый зонасында булды. Кунакларны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков озата йөрде.

Changhong" компаниясе – Кытайда иң эре көнкүреш техникасы җитештерүчеләренең берсе. Ул Татарстанны Россия базарына чыгу өчен мәйданчык буларак карый, хәзер вәкилләр телевизорлар җитештерүне оештыру өчен мәйданчык сайлый.

«Алабуга» МИЗ кунакларына кытай телендә инвесторларга мөмкинлекләр һәм преференцияләр презентацияләнде. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ассызыклаганча, МИЗ бүген Татарстанда үсеш алган сәнәгать мәйданчыгы булып тора, ул, үсеш алган инфраструктурадан тыш, салым һәм таможня ташламаларын тәкъдим итә.

"Changhong" беренче этапта әзер җитештерү мәйданчыкларын арендага алуны карый, шуңа күрә компания делегациясе «Алабуга» – «Синергия» һәм «А Плюс Парк» индустриаль паркларында булды. Бу теге яки бу сәбәпләр буенча үз цехларын төзергә планлаштырмаган, әзер биналарны арендага алуга өстенлек бирүче махсус икътисадый зона резидентларын кабул итәргә әзер заманча биналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International