Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Германиягә эш сәфәре кыла

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германия Федератив Республикасына эш сәфәре белән килде.   

Искәртәбез, өч көнлек (2016 елның 1–3 июне) эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Германиянең Саксония һәм Тюрингия регионнарында булачак.

Немец җирендә Татарстан Республикасы Президенты булачак беренче шәһәр – Дрезден.

Дрезден халыкара аэропортына клеп төшүгә үк Рөстәм Миңнеханов Германия-Россия мәдәният институтына юнәлде, анда бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган тантаналы кичә уза.

Иртәгә, 2 июньдә, Рөстәм Миңнехановның эш сәфәренең эшлекле өлеше Саксониянең кайбер сәнәгать мәйданчыклары һәм предприятиеләре белән танышудан башланачак. Шул исәптән Eberspacher Exhaust Nechnology (автотехника өчен катализаторлар җитештерүче), EAST 4-D Carbon Technology (композит материаллардан җиңел конструкцияләр җитештерү), Micromat (машина төзелеше һәм станоклар төзелеше өлкәсендә югары технологияле инженер компаниясе) компанияләре.

Моннан тыш, иртәгә Дрезденда «Саксония – Татарстан» эшлекле форумы узачак, анда, Россиянең алдынгы төбәкләреннән берсе буларак, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестицион потенциалы тәкъдир ителәчәк.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Саксония Премьер-министры Станислав Тиллих белән очрашуы, Фраунгофер Материаллар һәм лазер технологияләре институтына баруы планлаштырылган. 

3 июнь көнне Рөстәм Миңнеханов Тюрингиядәге партнерлар белән очрашулар үткәрәчәк. Германиянең әлеге төбәгендә ул Веймар һәм Йен шәһәрләрендә булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International