Рөстәм Миңнеханов: Германия – Татарстанның тышкы икътисадый партнерларыннан берсе

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Саксония компанияләренең Россия базарына керү өчен Татарстанны старт мәйданчыгы итеп сайлап алулары безнең өчен кызыклы. Татарстан үзара файдалы нигездә хезмәттәшлек өчен ачык һәм багланышларны үстерергә әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Саксония – Татарстан» икътисадый форумын ачканда хәбәр итте.   

Форум Дрезденда Татарстан Президентының Германиягә эш сәфәре  кысаларында (2016 елның 1–3 июне) «Редиссон» кунакханәсенең конференц-залында узды.    

Форумда катнашучылар сәламләү сүзе белән Саксония дәүләт икътисад, хезмәт, транспорт министрлыгының статс-секретаре Штефан Брангс мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итәргә теләүче Саксония бизнес вәкилләрен сәламләп, Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россия һәм Германия җитәкчелегенә уртак проектларда ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.   

Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, биш ел элек, ул 2011 елның мартында, Саксония Ирекле дәүләтендә булган һәм Лейпциг ярминкәсендә катнашкан.

«Ышанам, бу сәфәребез регионнар арасындагы хезмәттәшлеккә яңа импульс бирер, - диде аннары Рөстәм Миңнеханов. – Бүген Татарстанның икътисадый һәм инвестицион потенциалын тәкъдир итүемә шатмын. Без Германия бизнесын һәм капиталын Татарстанга җәлеп итәргә телибез, үзара файдалы багланышларны киңәйтүгә шат булачакбыз».

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, халыкара сәяси вәзгыять нормальләшә, һәм бүген хөкүмәтләрнең бурычы – бизнеска дөрес импульс бирү.

Германия – Татарстанның тышкы икътисадый партнерларыннан берсе. Ул искәрткәнчә, Татарстан-Германия товар әйләнеше 2015 елда 1 млрд. евродан артыграк булган, шулай да бу күрсәткеч 30 процентка кимегән.  

«Биш ел элек без «КАМАЗ» ГАҖда «Мерседес-Бенц Тракс Восток» җитештерү линиясен ачтык, - диде Татарстан Президенты. -  Барлыгы  Татарстанда Германиядән килгән инвестицияләр катнашында 80нән артык предприятие эшли».

Татарстан «Сименс» (элемтә, энергетика, җайланмалар лизингы); «БАСФ» (химик продукция); «Бош» (машина төзелеше);  «Краус Мафай» (нефть химиясе); «Линде» (химия); «Кнорр-Бремзе» (автомобильләр өчен комплектлаучылар); «Цанрадфабрик» («КАМАЗ» өчен тапшыру коробкалары); «Фойт» (автоматик тапшыру коробкалары); «Сария Био Индастриз» (терлек чималын эшкәртү) компанияләре һәм башкалар белән уңышлы хезмәттәшлек итә. 

«Алабуга» махсус икътисадый зонасы резидентлары арасында дүрт компания, алар йә ярдәмче яисә немец партнерлары катнашындагы уртак  предприятиеләр, диде Рөстәм Миңнеханов, шулардан:   «Татнефть  -Алабуга Стекловолокно» ҖЧҖ, «Сария Био - Индастрис Волга» ҖЧҖ; «РМА Рус» ҖЧҖ, «Хэви Логистикс Елабуга» ҖЧҖ.

«Безнең регионда эре университетлар һәм фәнни-җитештерү үзәкләре урнашкан. Сездәге шул юнәлешле күп нәрсәләр Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары өчен кызыклы».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, Саксония Премьер-министры  Тиллих әфәнде җитәкчелегендәге Саксония делегациясе 2009 елның апрелендә Татарстанда булган.  

Мәгариф өлкәсендә Туполев ис.  КДТУ белән Фраунхоферск Станоклар төзелеше институты арасында, Дрезден Техник университеты катнашында,   Татарстанда урман хуҗалыгы өлкәсендә уртак проектлар гамәлгә ашырыла. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Республикасы Саксония бизнесын энергетика һәм нефть химиясе, автомобильләр төзелеше самолетлар төзелеше, машина төзелеше; IT һәм башка югары технологияләр, агропросәнәгать комплексы, инжиниринг, медицина, төзелеш һәм башка өлкәләрдә кызыксындыра алыр иде.

Рөстәм Миңнеханов «Саксония – Татарстан» эшлекле форумында катнашучыларга уңышлар теләде һәм форум кысаларында хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр табылыр дип өмет белдерде. 

Татарстан сәнәгать  потенциалын Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов тәкъдир итте. 

Татарстанның инвестицион потенциалы турында Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады.  

Форум азагында Казан дәүләт энергетика университеты белән SARAD GmbH компаниясе арасында энергиянең нәтиҗәлелеге һәм экологик иминлек өлкәсендә Татарстан-немец инжиниринг үзәге булдыру турында килешү имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International