Рөстәм Миңнеханов Дрезденда кайбер сәнәгать предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дрезденда кайбер инновацион сәнәгать компанияләре эшчәнлеге белән танышты. 

EAST-4D Carbon Technology GmbH компаниясе Дрезден Техник университетын тәмамлаучылар тарафыннан нигезләнгән. Предприятие, 4D технологиясен кулланып, җепспел композицион материаллардан продукция эшләү, проектлау, дизайнын ясау һәм җитештерү белән шөгыльләнә.

Компания әйләнеше 6 млн. евродан артыграк, хезмәткәрләре саны – 50 кеше.

Рөстәм Миңнехановны һәм аны озата йөрүче затларны цехларга һәм лабораторияләргә алып бардылар, EAST-4D Carbon Technology белгечләре сорауларга җаваплар бирделәр.

Шуннан соң Татарстан Республикасы делегациясе Micromat GmbH компаниясенә юнәлде, ул төгәл кискеч эшкәртүләр өчен технологияләр һәм станоклар җитештерә.

Компания 1863 елда оешкан һәм Германия машина төзелеше предприятиеләренең иң өлкәннәреннән санала.

Micromat  1993 елдан алып КМПО Казан предприятиеләре белән хезмәттәшлек итә. 1994-1995 елларда Micromat Татарстан Республикасына  22 станок китергән.

Компания әйләнеше – 12 млн. евродан артык. Хезмәттәшләре саны – 200ләп кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International