Рөстәм Миңнеханов Йена шәһәрендә (Тюрингия) Универститет клиникасы эше белән танышты

2016 елның 3 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Йена шәһәрендә (Тюрингия) Универститет клиникасы эшчәнлеге белән танышты. Чара Рөстәм Миңнехановның Германия Федератив Республикасына эш сәфәре кысаларында үтте (2016 елның 1-3 июнь көннәре). 

Презентация барышында Рөстәм Миңнехановка клиника тарихы һәм аның үсеше турында сөйләделәр. 

Фридрих Шиллер исемендәге клиника тарихы 200 ел элек башлангна, ә Фридрих Шиллер ис. университетының медицина факультеты тарихы 450 ел исәпләнә (факультетка 1558 елда нигез салынган). 

Бүген клиника 1396 урынга исәпләнә. Ел саен биредә 52,5 мең кеше стационарда һәм 364 мең кеше амбулаториядә дәвалана.

Клиниканың төп фәнни юнәлешләре - сепсис (кан йогышлану), гериатрия (картаю), медицина оптикасы һәм фотоника. Анестезиология һәм интенсив терапия, гомуми һәм йөрәк-кан тамырлары хирургиясе, офтальмология, балалар хирургиясе һәм башка бүлекләр Йена Университет клиникасының махсус бүлекләренә карый. 

Клиникада заманча җиһазлар һәм терапиянең иң яңа алымнары кулланыла. 

Клиника бөтен Германиядән авыруларны кабул итә. Чит илдән килгән пациентлар клиникада 1 % тәшкил итәләр, дип җавап бирделәр Рөстәм Миңнеханов соравына. Техник һәм оештыру ягыннан клиника әлегә андый авыруларны кабул итәргә әзер түгел. 

Татарстан Президентын клиниканы финанслау, административ бүленеше, хезмәт күрсәтү төрләре кебек сораулар кызыксындырды. Йена Университеты клиникасы - беренче чиратта фәнни тикшеренүләр нәтиҗәсендә алган белемне практикада файдалану урыны ул, дип ышандырдылар Рөстәм Миңнехановны. 

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар клиника бүлекләрен, лабораторияләрен, җиһазларын һәм башкаларны карадылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International