Рөстәм Миңнеханов чимал булмаган экспорт өлкәсендә эшне яхшыртырга ярдәм итәчәк алымнар тәкъдим итте

2016 елның 10 июне, җомга

Россия продукциясен чит илләргә чыгару логистикасын үстерү буенча федераль программа эшләргә кирәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чимал булмаган продукцияне читкә чыгару белән кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү чараларына багышланган киңәшмәдә  белдерде.

Киңәшмәне ТР Хөкүмәте Йортында Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов үткәрде. 

"Бүген безнең товарларны читкә чыгаруны чикләү транспорт чыгымнары зур булуга, чикләүләргә бәйле. Чит илләргә Россия продукциясен чыгару логистикасын үстерү буенча федераль программа эшләргә тәкъдим итәбез. Кайвакыт транспорт чыгымнары продукцияне читкә чыгаруда кыенлыклар тудыра", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук актуаль проблемалар турында белдерде. Аларның берсе - халыкара продукцияне сертификацияләүнең катлаулы һәм озакка сузылуы. "Без тышкы базарга продукция чыгару өчен кирәкле сертификатлар турында мәгълүмат ресурсы булдырырга, федераль реестр оештырырга һәм сертификацияләү белән шөгыльләнүче оешмалар рейтингын төзергә, интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә чит ил патентлары бирергә ярдәм итү механизмнарын чынга ашырырга тәкъдим итәбез, - диде Татарстан Президенты.

"Безнең 140тан артык ил белән сәүдә мөнәсәбәтләрен җайга салынган. Узган ел Татарстан экспорты күләме 11,4 млрд доллар тәшкил итте. Республика экспорт күләме буенча илдә бишенче урынын били, ә округта - беренче. Без тормышка ашырган программаларыбыз, соңгы елларда республикада чимал булмаган экспорт өлешен 9,7 процентка арттырган", - дип билгеләп үтте Татарстан лидеры.

"Киләчәктә чимал булмаган экспорт киң күләмле проектлар исәбенә арттырылачак. Быел "ТАНЕКО" да авыр калдыклар комплексы, «ТАИФ-НК», «Аммоний» яңа проекты, яңа завод төзелеп бетәчәк", - диде Р.Миңнеханов.

Ул "КАМАЗ", вертолет заводы кебек зур предприятиеләргә игътибарны юнәлтте. «Форд Соллерс» компаниясе уңышлы эшли башлады, диде ТР Президенты. Ул шулай ук Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шуваловның кече һәм урта бизнесны  эшкә активрак җәлеп итәргә кирәк булуы белән килеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International