Рөстәм Миңнеханов шагыйрь Ренат Харисов һәм композитор Резедә Әхияровага Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

2016 елның 14 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шагыйрь Ренат Харисов һәм композитор Резедә Әхияровага Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Тантаналы чара Казан Кремлендә үтте. 

Чарада ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Россия Композиторлар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Композиторлары берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин һәм башккалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов шайгыйрь, язучы Ренат Харисовка һәм композитор Резедә Әхияровага «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды. 

Резедә Әхиярова Рөстәм Миңнехановка аның эшчәнлеген югары бәяләгәне һәм гомумән музыка сәнгатенә игътибары өчен рәхмәт белдерде. "Сез һәрвакыт безнең проектларга зур игътибар белән карыйсыз, - диде ул Татарстан Президентына. - Алар арасында - "Шагыйрь мәхәббәте" операсы һәм "Алтын урда" проекты, шулай ук без эшли торган башка әсәрләр. Болар барысы да - сезнең ярдәм белән ашырылды". 

Резедә Әхиярова иҗади берлек һәм республика композиторларына Татарстан җитәкчелеге ягыннан һәрвакыт җитәрлек игътибар булыр дигән өметен белдерде. 

Рөстәм Миңнеханов Ренат Харисов һәм Резедә Әхияровага алга таба да зур иҗади уңышлар теләде. "Без сезнең хезмәтегезгә, иҗатыгызга олы хөрмәт белән карыйбыз, - диде ул. - Сез мәдәниятыбызны алга этәрәсез, сезнең әсәрләр бик әһәмиятле. Әлбәттә, без алга таба да сезнең барлык эшләрегезгә дә ярдәм итәчәкбез". 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International