Рөстәм Миңнеханов «DLG басу көннәре» кысаларында авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә булды

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе «DLG басу көннәре-2016» (немец авыл хуҗалыгы бергәлеге) кысаларында авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашты.  Күргәзмә Хасфурт шәһәреннән ерак түгел Мариябургхаузен утарында урнашкан.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов ике көнлек (2016 елның 14-15 июне) визит белән Германиядә (Бавария Федераль җире).

Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Германиядә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының сәүдә-икътисадый вәкиле Таһир Гатауллин, «Ак Барс» Банк» ГАҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, «Ак Барс» ХК» ААҖ генераль директоры Иван Егоров, «Казан ярминкәсе» генераль директоры Лев Семёнов һәм башкалар озата йөри.

Бу күргәзмә Германиядә ике елга бер мәртәбә уза. Быел үз казанышларын Германиянең һәм башка илләрнең 300 компаниясе, берләшмәсе һәм оешмасы  күрсәтәчәк.
Татарстан Республикасы делегациясен DLG вице-президенты Филип Шульце Эскинг сәламләде, ул хәбәр иткәнчә, 2015 елда Казанда булган. Аннары Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары күргәзмә экспозициясе белән таныштылар. Аерым алганда, аларга Bogballe компаниясенең инфракызыл (ИК) датчиклар һәм компьютер белән җиһазландырылган чәчү техникасы күрсәтелде, болар үсемлекнең кайсы үсеш фазасында булуын һәм күпме ашлама кирәклеген билгели. 
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Европа Союзының Халыкара кооперация мәсьәләләре департаменты дәүләт киңәшчесе Мартин Шусслер әңгәмә кордылар. Мартин Шусслер, Германия белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек потенциалы зур, дип белдерде, аерым алганда, урман хуҗалыгы өлкәсендә һәм орлык фондын үстерү мәсьәләләре буенча. Рөстәм Миңнеханов үз чиратында аны 2016 елның 29 июнендә Татарстан Республикасының Лаеш районында узачак «Басу көннәре» чарасына чакырды.   
Штутгарт шәһәренең Хохенхайм университеты студентлары үз эшләнмәләрен – авыл хуҗалыгында файдалану өчен автоном робот тәкъдир иттеләр. Рөстәм Миңнеханов аны караганнан соң Германиягә  «DLG басу көннәре» күргәзмәсенә шундый проектлар әзерләүче яшь инженерларны җибәрергә тәкъдим итте. 
Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары шулай ук "Агростандарт" компаниясе (Краснодар шәһәре) күргәзмәсе белән дә танышты, анда авыл хуҗалыгында кулланылучы төрле технологияләр куелган иде.

Азакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов DLG (немец авыл хуҗалыгы бергәлеге) компаниясе җитәкчесе Райнхард Россберг белән очрашты. Россберг әфәнде, Рөстәм Миңнеханов сәламләп, DLG (немец авыл хуҗалыгы бергәлеге) компаниясе тарихы турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, бодай уңышын – 120 ц/га, рапсны - 70 ц/га җиткерүче яңа технологияләр белән танышу бик мөһим. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International