Татарстан PricewaterhouseCoopers компаниясе белән мөнәсәбәтләрне үстерә

2016 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы PricewaterhouseCoopers компаниясе белән алга таба мөнәсәбәтләрне төрле юнәлешләрдә үстерү яклы. Бу хакта бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов компания җитәкчелеге белән очрашуында белдерде. 

PricewaterhouseCoopers (PwC) компаниясе Россия һәм Татарстан базарында уңышлы эшли, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов, компания белән аудитор хезмәте күрсәтү өлкәсендә төбәкнең иң эре сәнәгать компанияләре хезмәттәшлек итә.

Россиядә PwC җитәкчесе Игорь Лотаков Татарстан белән гамәлгә ашырылган проектлар турында кыскача хәбәр итте һәм яңа проектлар турында сөйләде. Аның сүзләренчә, алар Татарстан Республикасындагы сәнәгать мәйданчыкларына инвесторлар һәм резидентлар җәлеп итүдә, хосусый-дәүләт партнерлыгын үстерүдә, "сакчыл регион" проектын гамәлгә ашыруда да катнашалар. Аграр секторда хезмәттәшлек икенче юнәлеш була ала. Биредә ул бүгенге көндә актуаль тармакны билгеләде - авыл хуҗалыгында, энергетика, экология һәм куркынычсызлыкны тәэмин итүдә күрсәткечләрне теркәү өчен дроннарны файдалану. 

Рөстәм Миңнеханов PwC вәкилләренә республиканың авыл хуҗалыгы белгечләренә дроннарны файдалану турында презентация оештырырга тәкъдим итте, мәсәлән, 28 июнь көнне Татарстанда үтәчәк "Кыр көне" кысаларында. 

Сәнәгать мәйданчыкларына инвесторларны җәлеп итүгә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Свияжс мультимодаль логистика үзәге, "Иннополис" МИЗ кебек мәйданчыкларга резидентлар җәлеп итү принципларын билгеләргә кирәк. Ул бу юнәлешләр буенча эш төркемнәрен оештырырга тәкъдим итте. БУ тема безгә кызыклы, диде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстанда җитештерелә торган хәләр продукцияне алга этәрү турында уйларга тәкъдим итте. Бүген әлеге продукциягә ихтыяҗ бар, диде ул, чөнки Россиядә 20 млн. якын мөселман яши. 

PwC вәкилләре үз чиратларында хәбәр иткәнчә, хәләл продукцияне алга этәрү проектын компания бенлгечләре Малайзиядә гамәлгә ашыралар, бу мәсьәләдә тәҗирбә бар. 

Очрашуда PwC компаниясен «Ворлд Скилз-2019» һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын оештыру һәм уздыруга җәлеп итү турында да сүз барды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International