MasterCard түләү системасы һәм "Иннополис" МИЗ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2016 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Бүген MasterCard түләү системасы һәм "Иннополис" МИЗ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Чара Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында үтте. 

Документ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм MasterCard Европа президенты Хавьер Перес барында имзаланды.

Килешү инновацион технологияләр үсеше, финанс-технологик индустриягә ярдәм итү, финанс белемне арттыру һәм Иннополис шәһәрендә финанс хезмәт күрсәтүнең үтемлелеген арттыру өлкәсендә хезмәттәшлекне күз алдында тота. Документка имзаларын "Иннополис" МИЗ" АҖ генераль  директоры Игорь Носов һәм Россия, Казахстан, Беларусь һәм Армениядә MasterCard башлыгы Алексей Малиновский куйдылар. 

Килешү кысаларында Иннополис шәһәре нигезендә "акыллы шәһәр" концепциясен гамәлгә ашыруны планлаштыра, биредә, MasterCard заманча технологияләрен файдаланып, инфраструктура булдырылачак. Аерым алганда, хезмәттәшләр түләү-идентификация җиһазын - Иннополис резиденты картасын булдырырга уйлый. Картада түләү һәм финанс булмаган кушымталар булачак, алар шәһәрдә яшәүчеләргә күп төрле хезмәт күрсәтүләренә юл ачачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International