Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сен-Гобен" (Saint-Gobain) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашуда хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре турында сүз барды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, "Сен Гобен" компаниясе пыяла җитештерү өлкәсендә лидерларның берсе, шул исәптән төзелеш һәм транспорт өлкәсе өчен дә.
Хәзерге вакытта Saint-Gobain "Шишемдам" Төркия холдингы белән "Алабуга" МИЗ территориясендә автомобиль пыяласын һәм төзелеш материалларын җитештерү проектын гамәлгә ашыра. «Сен-Гобен» компанясенең Россиядәге вәкиллеге генераль директоры Эрван Дюпуи хәбәр иткәнчә, июль башында "Алабуга" МИЗда яңа производствоны сафка кертү тантанасы үтәчәк.
Татарстан Республикасы территориясенә инвестицияләр кертү безнең өчен иң эреләренең берсе, диде Эрван Дюпуи, һәм без әлеге проектны гамәлгә ашыруга җитди карыйбыз.
Шуннан ул копаниянең алга таба планнары турында кыскача сөйләп китте. Аерым алганда, компания стартап-копанияләр арасында төзелеш өлкәсендә инновацияләр, нәтиҗәлелек, дистрибуция юнәлешендә конкурс үткәрә. Компания вәкилләре Татарстан Республикасы стартап-компанияләрен әлеге конкурста катнашырга чакырдылар.
Рөстәм Миңнеханов "Сен-Гобен" компаниясе җитәкчелегенә республика төзелеш компанияләре вәкилләренә инновацион продукцияләре презентациясен үткәрүне тәкъдим итте.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов "Сен-Гобен" компаниясенә Татарстан территориясендә производстволарын киңәйтүне яисә яңа производство ачуны тәкъдим итте. Без сезнең проектларга ярдәм итәчәкбез, диде ул, сез үзегез дә безнең чит ил компанияләре белән уңышлы хезмәттәшлек итә алганыбызда инандыгыз, производстволарны үстерүгә мөмкинлекләр бар.