CNH Industrial компаниясенең авыл хуҗалыгы техникасы россия базарында кирәкле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов CNH Industrial Russia региональ директоры Роберто Валфе Ди Бонзо белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
CNH корпорациясе татарстан базарында актив эшли – 6 ел элек тракторлар, комбайннар һәм New Holland һәм Case IH маркалы экскаваторлар җитештерү буенча CNH һәм «КАМАЗ» уртак предприятиясе булдырылган, дип искә төшерде Рөстәм Миңнеханов.
Бу проектны тормышка ашырган өчен без бик рәхмәтле сезгә, диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук хәзерге вакытта CNH Industrial Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән махсус инвестицияләр контрактын төзү буенча эш алып бара, бу җитештерүне бер урынга туплаячак, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.
Илдә тракторлар җитешмәвен исәпкә алып, тракторларның һәм ашлык җыю комбайннарының локализация дәрәҗәсен арттыруда компаниянең инициативасын хуплыйбыз, диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары яклар киләчәктә дә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Шулай ук, Татарстан Президентына 22 нче июньда Чаллы шәһәрендә CHN Industrial заводы территориясендә төзелеш, транспорт һәм авыл хуҗалыгы тармагындагы белгечләр әзерләү өчен уку үзәге ачылуы турында хәбәр иттеләр.