Рөстәм Миңнеханов Петербург икътисадый форумы кысаларында «Россия төбәкләре – үсешнең төп нокталары» дигән панель дискуссиядә катнашты

2016 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Петербург икътисадый форумы кысаларында «Россия төбәкләре – үсешнең төп нокталары» панель дискуссия узды.  

Чарада Россия төбәкләре башлыклары, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия экспорт үзәге, шулай ук экспортка ярдәм күрсәтү буенча төбәк инфраструктурасы, тармак ассоциацияләре һәм берләшмәләре вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.   

«Акыл һөҗүме» форматында сессиядә экспортка ярдәмнең төбәк механизмнарын һәм федераль дәрәҗәдәге инструментларын синхронлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов дискуссия барышында билгеләп үткәнчә, бүген кече һәм урта бизнеска дәүләт дәрәҗәсендә җитди ярдәм кирәк, бигрәк тә экспорт гамәлләре өлешендә.

«Кече һәм урта бизнес предприятиеләренә базарга чыгу өчен җитди ярдәм зарур, – диде ул. – Республикада традицион экспортерлар – «Татнефть», «Нижнекамскнефтехим», «Нижнекамскшина», «Казаньоргсинтез», «КАМАЗ», ә кече бизнеска базарларга чыгу кыен, кадрлар, элемтәләр, логистик схемалар, уку-укыту программалары кирәк».

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, базар мониторингын җайга салырга кирәк. «Без кече һәм урта бизнеска кайсы базарларның ихтыяҗы нәрсәдә икәнне әйтергә тиеш. Логистик схемалар булырга тиеш – товарларын ничек йөртәчәк алар? Хабаровскидан Европага барып җитеп кара».

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, соңгы елларда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен күп нәрсәләр эшләнә.

Ул шулай ук искәрткәнчә, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм мәсьәләләре Казанда 10 июньдәге киңәшмәдә каралды, аны Россия Федерациясе  Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов алып барды.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бердәм мәгълүмат ресурсы да бик кирәк.

Уңай мисал итеп ул медицина симуляторлары җитештерүче «Эйдос» компаниясе эшчәнлеген китерде. Бу продукциягә ихтыяҗ күп илләрдә бар, хәтта Япониядә дә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның экспортка эшләү өчен сәүдә вәкиллекләре бар.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бездә импортның гаять зур күләмнәре бар, иң җиңеле башта импорт урнаштыру, анары үз товарларыңны һәм хезмәт күрсәтүләреңне читкә чыгару җиңелләшә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International