Рөстәм Миңнеханов: Без Көньяк Корея компанияләренә бизнес алып бару өчен иң уңайлы шартлар тәкъдим итәбез

2016 елның 19 июне, якшәмбе

Бүген Россия Федерациясендә чит илләр инвесторлары өчен бик яхшы шартлар тудырылган. Татарстан Республикасында без Көньяк Корея компанияләренә бизнес алып бару өчен иң уңайлы шартлар тәкъдим итәбез  һәм Корея инвестицияләре якланачак дигән гарантия бирәбез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Демократик партия Рәисе Минчжу, Корея Республикасы Миили собраниесе депутаты Ким Мин Сок белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашуда шулай ук Россия Федерациясенең Корея Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Тимонин, башка рәсми затлар катнашты. 
Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек (2016 елның 19-20 июне) эш сәфәре белән Сеулда.
Татарстан Республикасы Президентын озата йөрүче делегация составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар.

Татарстан делегациясе әгъзаларын сәламләп, Ким Мин Сок әфәнде белдергәнчә, ике көнлек визит дәвамында ул сәяси, икътисадый һәм социаль өлкәләрдә уңышлы хезмәттәшлекне үстерүне көтә. Шулай ук ул Татарстан Республикасына барасы килүен дә әйтте.   
Рөстәм Миңнеханов Ким Мин Сок әфәндегә очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Без илләребез җитәкчелегенә төбәкара хезмәттәшлекне үстерүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтле, диде ул. Безнең делегациябез зур, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты, аның составында Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, депутатлар, министрлар.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстанның географик хәле, икътисадый структурасы, аның сәнәгать потенциалы турында сөйләде.
Россия Федерациясендә индустриаль зоналар, сәнәгать мәйданчыклары, ИТ-парклар булдыруга аерым игътибар бирелә, диде ул. 
"Без Россия Федерациясе субъектлары арасында инвестицион климат торышы буенча илкүләм рейтингта беренче урында торабыз", - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Төп бурычларның берсе итеп Рөстәм Миңнеханов инвесторлар өчен уңай шартлар тудыруны, Татарстан Республикасына югары технологияле компанияләрне җәлеп итүне атады. "Иртәгә Корея-Татарстан эшлекле форумы булачак, бизнесменнарны шунда катнашырга чакырабыз", - диде ул.
Без туризм өлкәсендә дә багланышларыбызны киңәйтүне көтәбез, диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул студентлар алмашу мөмкинлеген дә киңәйтергә тәкъдим итте. «Без мәгарифне оештыру өлкәсендә сезнең мөмкинлекләрне беләбез, сезнең тәҗрибәне өйрәнәсебез килә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Очрашу азагында ул, Россия Федерациясенең бер төбәге буларак, Татарстан белән Корея Республикасы арасындагы хезмәттәшлекнең юнәлешләре күп булуга ышаныч белдерде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International