Рөстәм Миңнеханов: Без Татарстан Республикасына Көньяк Корея бизнесын һәм капиталын җәлеп итү яклы

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

Без Татарстан Республикасына Көньяк Корея бизнесын һәм капиталын җәлеп итү яклы, үзара файдалы элемтәләрне киңәйтүгә шат һәм һәр яктан ярдәм итәргә әзер. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея-Татарстан эшлекле форумы ачылуда хәбәр итте. 

Форум Сеулда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Көньяк Кореягә эшлекле визиты кысаларында Корея Халыкара сәүдә ассоциациясенең (KITA) конференц-залында үтте. 

Корея Халыкара сәүдә ассоциациясе президенты Джанг Гван Ким әфәнде сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. 

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Россия һәм Корея Республикасы җитәкчелегенә уртак проектларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. 

"Визитыбыз барышында Татарстан һәм Корея эшлекле даирәләре багланышлар өчен яңа юнәлешләр ачырлар һәм уртак проектлар турында килешерләр дип өметләнәбез", - диде ул. 

"Татарстан һәм Көньяк Кореянең уңышлы хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Безнең нефть химиясе һәм нефть эшкәртү өлкәсендә элемтәләребез бар, сезнең илгә Татарстан нефть химиясе продукциясе, Казанда җитештерелгән вертолетлар китерелә, ә безнең республика медицина учреждениеләрендә Көньяк Корея җиһазлары файдаланыла, мәгълүмати-коммуникация өлкәсендә элемтәләр үсә". 

Татарстан Президенты искәрткәнчә, "Хундай" компаниясе Казандагы 2013 елгы Бөтендөнья җәйге университадасы партнеры булды. "Бездә Samsung, LG, Hyundai, KIA, Daewoo продукциясе популяр", - дип ассызыклады ул. 

Багланышлар өчен мөмкинлекләр бик күп, дип ышана ТР Президенты. Аерым алганда, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, энергетика, машина төзелеше, автомобильләр төзү, ИТ һәм югары технологияләр, төзелеш һәм инфраструктура проектлары, медицина һәм фармацевтика, агросәнәгать комплексы һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлек итеп була. 

Республиканың инвестицияләр өчен мөмкинлекләре турында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миҗнуллина сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында инвестицион климат буенча беренче урынны яулады. 

Очрашу ахырында Татарстан Президенты барында килешүләр имзаланды. Әлмәт муниципаль районы белән IOREX Co., LTD компаниясе арасындагы килешүдә су әзерләү системасын урнаштыру турында сүз бара. DONG-A Electric Co., LTD һәм Әлмәт муниципаль районы арасындагы килешү район территориясендә электротехника продукциясе производствосын урнаштыру турында. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International