Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасы Премьер-министры Хван Гё Ан әфәнде белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Сеулга эш сәфәре кысаларында Корея Республикасының Үзәк Хөкүмәт комплексында узды.
Кунакларны сәламләп, Хван Ге Ан әфәнде әлеге визитның хезмәттәшлекне ныгыту «күпере» булачагына өмет белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, аңа Татарстан Республикасында уңайлы инвестицион климат булуы мәгълүм.
Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәре, Хван Гё Ан әфәнде сүзләренчә, 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасында Корея Республикасы яшьләре катнашканннан соң (ул чакта 239 спортчы катнашкан, алар 17 алтын, 12 көмеш һәм 12 бронза медаль яулаган) таныш була башлады.
25 ел элек Көняк Корея белән Россия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашканнан соң, диде Хван Гё Ан әфәнде, илләр арасындагы товар әйләнеше 130 тапкырга артты. Ә 2014 елның 1 гыйнварыннан визасыз режим керткәннән соң, Корея Республикасына Россиядән килгән туристлар саны 300 мең кешегә кадәр җитте.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Корея Республикасы Премьер-министрына очрашу мөмкинлеге һәм визитны әйбәт оештырган өчен рәхмәт белдерде.
«Без сезнең ил белән багланышларыбызны активлаштырырга телибез, – диде Татарстан Республикасы Президенты. – Татарстан Республикасыннан зур делегация килде, анда бизнес вәкилләре дә бар. Визитыбыз кысаларында күп очрашулар узды, Корея-Татарстан эшлекле форумы булды, хезмәттәшлекнең күп уртак юнәлешләре табылыр дип ышанам».
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу визит мөнәсәбәтләрне активлаштыруга зур этәргеч булачак.