Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов хәбәр итте.
«Үткән ел без инвестицияләр буенча позициябезне саклап калдык, димәк, үсеш булачак, дигән идек. Быел ситуация уңай якка үзгәрә, уртача үсеш бара, - дип белдерде Артем Здунов. – Җыелма төбәк продукты буенча гыйнвар-апрель айларында үсеш үткән елның шушы чорына карата 102 процентка артык, сәнәгать җитештерүе индексы – 102,9 процентка. Төп капиталга инвестицияләр күләме гыйнвар-март айларында үткән елның шушы чорына карата 103,1 процентка үсте. Бу саннар шатландыра, дип әйтә алмыйм. 2010-2013 еллар белән чагыштырганда уртача үсеш бар».
Артем Здунов хәбәр иткәнчә, Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында инвестицион климат торышы буенча илкүләм рейтингда беренче урынны алды.
«Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча без Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышын уздырачакбыз, анда төбәкләрне бәяләү уздырылган барлык күрсәткечләрне дә (алар 50дән артык) караячакбыз һәм алга чыгар өчен тырышачакбыз», - диде Татарстан Республикасы икътисад министры.