Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Монголиягә эш сәфәре кысаларында «Гоби» кашмир әйберләре фабрикасы эшчәнлеге белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар озата йөрде.
«Гоби» предприятиесе – Монголия йон һәм кашмир эшкәртү тармагындагы пионерларның берсе. Ул 1981 елда Япония Хөкүмәте инвестицияләре исәбенә оешкан, бүген илкүләм иң эре җитештерүче булып тора. 2007 елның июленнән предприятие хосусый предприятиегә хас булган структура һәм менеджмент белән эшли.
Бүген «Гоби» компаниясе дөньядагы кашмир һәм дөя йоныннан әйберләр җитештерүче бишлеккә керә. Анда барлыгы 1200 югары квалификацияле белгеч эшли. Елына 1200 тоннага кадәр чимал эшкәртелә.
Компания продукциясен дөньяның 30 иленә экспортлый һәм базарның яртысыннан артыгын били. Май аенда «Гоби»ның беренче кибете Казанда ачылган.
Рөстәм Миңнеханов җитештерүнең тулы циклы белән танышты: мамык әзерләүдән алып соңгы продукциягә кадәр. Аерым алганда, ул сортларга аеру һәм чималны юу цехын, йон һәм кашмирны буяу линиясен карап чыкты.
Шунда Татарстан Республикасы Президентына хәбәр ителгәнчә, бу продукция чыгару барышында төп этапларның берсе булып тора, ул киләчәк трикотаж һәм тукыма әйберләрнең сыйфатын билгели. Елына монда 180-200 тонна эрләгән йон җитештерелә.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе әгъзалары тегү цехына юнәлделәр. Анда кибетләргә җибәрелә торган товарлар җитештерелә: одеяллар, ир-ат һәм хатын-кыз киемнәре, милли атрибутика һәм башка товарлар. Монда уртача елына 15 мең әйбер эшләп чыгарыла.
Азакта Татарстан Республикасы Президенты Улан-Батордагы «Гоби» кибетендә булды һәм товар ассортименты белән танышты.