Бүген Татарстанда "Газпром" челтәренең автомобильләргә газ тутыру буенча өч яңа компрессор станциясен файдалануга тапшыру тантанасы үтте. Станцияләрне "Газпром" ГАҖ Директорлар советы рәисе Виктор Зубков һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшләтеп җибәрделәр. Чара Зеленодольсктагы АГТКС дә үтте, ә Түбән Кама һәм Бөгелмәдә станцияләр телекүпер режимында файдалануга тапшырылдылар.
Нәтиҗәдә республикадагы АГТКС челтәрендә хәзер 13 объект санала. 2016 ел ахырына кадәр тагын 6 яңа станцияне сафка кертү каралган."Газпром" газмотор инфраструктурасына керткән инвестицияләрнең гомуми күләме - 1,5 млрд. сум.
Ул шулай ук билгеләгәнчә, станцияләрдә тәүлегенә 500-600 машина газ сала ала. АГТКС та кулланыш 8 млн. кубометрга кадәр җитә ала.
Виктор Зубков сүзләренчә, мондый станцияләрне төзү газ файдалану базарын арттырырга ярдәм итә.
Агымдагы елда регионнарда Газпром тагын 35 станция, ә 2017 елда 50дән артык станция ачарга планлаштыра.
Татарстан Республикасында исә, Зубков сүзләренчә, 2019 елга 25 АГТКС булырга тиеш.
Виктор Зубков шулай ук Рөстәм Миңнехановка ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов та Газпром компаниясенә әлеге проект өчен, ә федераль хөкүмәткә автомобильләрне газга күчерүне субсидияләүгә рәхмәт белдерде. ТР Президенты сүзләренчә, республикада газда йөрүче 700 автомобиль сатып алынган, тагын 300 не алу планлашытырыла. Бу экология ягыннан да, экономия ягыннан да файдалы, диде ул.
Ышанам, Татарстан һәм газпромның бөтен планнары чынга ашачак, диде Рөстәм Миңнеханов.