Бүген Зеленодольскта А.М. Горький ис. Зеленодольск заводы территориясендә Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәдә «Газпром» ГАҖ Директорлар советы рәисе Виктор Зубков, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Газпром газомоторное топливо» ҖЧҖ генераль директоры Михаил Лихачев, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков һәм башкалар катншаты.
Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, Татарстан компримацияләнгән һәм сыекландырылган табигый газ куллануны киңәйтү чараларын гамәлгә ашыручы сынау төбәге булып тора.
Виктор Зубков хәбәр иткәнчә, бүген табигый газның икътисадтагы һәм ил төбәкләрен үстерүдәге роле гаять зур һәм киләчәктә тагын да артачак.
Транспорт өчен газ-мотор ягулыгын куллану газга өстәмә ихтыяҗ тудыра, шулай ук аның ике җитди өстенлекле ягы бар, диде ул, бу экологик яктан һәм икътисадый яктан файдалы булу. Виктор Зубков белдергәнчә, соңгы биш елда дөньяда компримацияләнгән газ куллану икеләтә арткан, бүген аны транспортта 80нән артык ил куллана.
Татарстан Республикасына килгәндә исә, 2019 елга автомобильләргә газ тутыру станцияләре 25 булырга тиеш, диде Виктор Зубков, һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән моны эшләргә мөмкин булачак.
Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Зеленодольскта, Түбән Камада һәм Бөгелмәдә автомобильләргә газ тутыру буенча өч яңа компрессор станциясен файдалануга тапшыру уртак эшнең уңай динамикасын чагылдыра.
Илебез һәм «Газпром» ГАҖ җитәкчелеге дәрәҗәсендә кабул ителгән карарлар нәтиҗәсендә Татарстанда газ ягулыгы базарын үстерү өчен автотехника җитештерүчеләрнең, кулланучыларның һәм газчыларның эше җайга салынган, диде Рөстәм Миңнеханов.
«Бүген безнең бурыч – гамәлдәге станцияләрдә сатуны тиешенчә оештыру, шулай ук газ-мотор ягулыгындагы автопаркны үстерү», - диде Татарстан Президенты.
Аның сүзләренчә, перспективада газ-мотор ягулыгына торак-коммуналь хуҗалык автопаркы, җәмәгать транспорты, авыл хуҗалыгы техникасы нигезләнергә тиеш.
Киңәшмәдә «2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында ТР транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин чыгыш ясады.
Киңәшмә азагында Татарстан Республикасында эчке су транспортында газ-мотор ягулыгы куллану проектын гамәлгә ашыру турында килешү имзаланды.