Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов«КАМАЗ» ГАҖ («Ростех» дәүләт копорациясенә керә) акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты
Чара Чаллыда узды, анда шулай ук «Ростех» ДК генераль директоры Сергей Чемезов та катнашты.
Акционерлар 2015 елда компания эшчәнлегенең йомгакларын карадылар.
«КАМАЗ» ГАҖның еллык хисабы һәм еллык бухгалтер хисаплылыгы, җәмгыятьнең эчке документларының яңа редакциясе раслауга тәкъдим ителде.
Сөйләшеп-килешүләрне хуплау турында карар кабул ителде.
Җыелышта катнашучылар «КАМАЗ» ГАҖның 2015 елга еллык хисабын һәм еллык бухгалтер хисаплылыгын расладылар.
2015 елда 29 мең КАМАЗ автомобиле сатылган, бу Россия йөк автомобильләре базарының яртысын тәшкил итә. 2015 елда «КАМАЗ» ГАҖ экспорт күләме 6 591 берәмлек техника булган, 2014 ел күрсәткечләренә карата 8,2%ка артык (6 089 берәмлек). Экспортның 70%тан артыграгы өч базарда: Казахстан Республикасында (2 493 а/м һәм СКД), Төрекмәнстанда (1 452 а/м), Вьетнамда (743 а/м).
2016 елда компания КАМАЗ сатуларны 32 мең берәмлеккә кадәр арттырырга ниятли.
Җыелышта катнашучылар кумулятив тавыш бирү юлы белән компаниянең идарәче органнарын – «КАМАЗ» ГАҖның Директорлар советын һәм Ревизия комиссиясен сайладылар. Составта үзгәрешләр булмады.