Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты

2016 елның 28 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермьгә эш сәфәре кыла. 

Анда ул «Дәүләт хакимияте органнарының граждан җәмгыятен үстерү һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү эшчәнлеге» темасына Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты.

Утырышны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич алып барды.

Утырышта Россия Федерациясе Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе вәкилләре, федераль башкарма хакимият органнарының округ территориаль органнары җитәкчеләре катнашты. 

Михаил Бабич чыгышында билгеләп үткәнчә, бүгенге теманың актуальлеге җәмәгать секторының роле арта баруга бәйле. Коммерциячел булмаган оешмалар активлыгы мәгарифтә, гражданнар хокукларын һәм ирекләрен яклау эшендә, ветераннарга һәм кыен хәлдә калган кешеләргә ярдәм итүдә, яшьләрне патриотик тәрбияләүдә һәм спорт волонтерлыгында чагыла. 

Ул хәбәр иткәнчә, округ төбәкләрендә барлыгы 40 меңнән артык коммерциячел булмаган оешма теркәлгән. Шуларның 6,3 меңе социаль юнәлешле.   

2015 елның маенда «Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның халыкка социаль хезмәт күрсәтүләр өчен бирелгән бюджет  акчаларын этаплап алу мөмкинлеге программасы» расланды, сентябрьгә төбәкләр дә шундый ук программалар раслаячак.

Совет барышында Идел буе федераль округындагы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның дәүләт социаль сәясәтен гамәлгә ашыруда, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсен дәүләттән аеру мәсьәләләрен хәл итүдә катнашу мөмкинлеге каралды.    

Моннан тыш, Михаил Бабич һәм башкалар социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар тарафыннан тәкъдим ителгән проектлар күргәзмәсен  карадылар.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International