Татарстан һәм Башкортстан нефть-газ-химия комплекслары хезмәттәшлеген үстерәчәк

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖнең Директорлар советы утырышын үткәрде. Анда Татарстан һәм Башкортстан нефть-газ-химия комплекслары  (НГХК) арасында хезмәттәшлекне үстерү концепциясе проекты турында фикер алышынды.

Документны ике республика башлыклары йөкләмәсе буенча «Татнефтехиминвест-холдинг» һәм БР Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгы тарафыннан эшләнгән. Проектны «Татнефтехиминвест-холдинг»ның генераль директоры Рафинат Яруллин һәм "Башкортстан Республикасының үсеш корпорациясе" ААҖ генераль директоры урынбасары Денис Фомин үткәрде.

Татарстанда НГХК өлешенә сәнәгый җитештерүнең 57, ә Башкортстанда 40 проценты туры килә. Соңгы елларда ике республиканың хезмәттәшлеге бөтен юнәлешләр буенча үстерелә.

Концепцияне эшләүнең максаты итеп хезмәттәшлекне үстерүнең өстенлекле юнәлешләрен ачыклау, ике якка да җибәрү өчен продукциянең төрен һәм күләмен билгеләү, бергә тормышка ашыру өчен проектлар сайлап алу, проектлар кабатлануга юл куймау аталды.

Башкортстандагы хезмәттәшләре белән яхшы элемтәләр булдырган "Татнефть" скважиналарны бораулаганда яңа технологияләр кертү, иярчен нефть газын файдалану күләмен арттыру, югары үзлекле нефть, табигый битум, сланец нефте чыганакларын табуга басым ясый. 2019 елга кадәр "Татнефть" компаниясе "ТАНЕКО" нефть эшкәртү заводының берничә яңа җайланмасын файдалануга тапшырырга, нефтьне беренчел эшкәртү егәрлеген 6 млн тоннага кадәр арттырырга, авыр нефтьне эшкәртү буенча җайланма төзергә планлаштыра.

"ТАИФ-НК" нефть эшкәртү заводының өстенлек проекты итеп авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү буенча комплекс төзү аталган.

"Нижнекамскнефтехим" предприятиесенең төп стратегик проекты булып яңа олефин комплексы төзелеше санала. Р.Ярулин әлеге комплекста җитештереләчәк этиленны аеруча кирәкле продукт дип атады, ул бик күп предприятиеләргә җитми.

Концепция проектында Башкортстанда нефть эшкәртү үсешендәге иң төп чикләүләрнең берсе итеп чимал белән җитәрлек тәэмин ителмәү аталган. "Башнефть" нефть табуны арттыруны максат итеп куйган, аерым алганда, моңа Ненец автономияле округындагы чыганаклар хисабына ирешерелергә тиеш.

Документта НГХКның бөтен юнәлешләре буенча ике республиканың хезмәттәшлек нокталары билгеләнгән. Аларның мөмкинлекләре гаять зур булу әйтелгән. 

Совет чорында республикаларның нефть-газ-химия комплекслары тыгыз хезмәттәшлек итсә дә, соңыннан күп кенә мөмкинлекләр кулдан ычкындырылды, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул: "Урал (Рәхимов, "Башнефть"нең элеккеге башлыгы. - Т-И искәрмәсе) каршы булды, гәрчә Мортаза Гобәйдулович (Рәхимов, БРның элеккеге Президенты. - Т-И искәрмәсе) бу теманы аңласа да", - дип билгеләп үтте.

ТР Президенты ике республиканың хезмәттәшлеген үстерү яклы. "Без зур компетенцияләргә ия, шул исәптән нефть эшкәртү объекты төзү буенча да, аны сатырга кирәк", - диде ул.

Р.Миңнеханов хезмәттәшлек планын эшләргә, юнәлешләр буенча эшче төркемнәр төзергә, кимендә кварталга бер тапкыр очрашулар үткәрүне йөкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International