Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Тыва Республикасына килде. Аны сәфәрендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов һәм башкалар озата йөри.
Иртәгә, 2016 елның 1 июлендә, Рөстәм Миңнеханов Тыва Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Шолбан Кара-оол белән очрашырга ниятли. Очрашу барышында Татарстан Республикасы белән Тыва Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланчак.
Шулай ук Татарстан Республикасы Президентының эш сәфәре программасында «Азия Үзәге» скульптур комплексында һәм Туризм йортында булу да планлаштырылган.