“ТАНЕКО”ның беренче чираты елына 7 миллион тонна күкертле нефть эшкәртүгә исәпләнгән. “Татнефть” ААҖ аны булдыруга 170 миллиард сум юнәлдергән. Проектны РФ Инвестицион фонд та 16,5 миллиард сум күләмендә финанслаган. Бу акчалар тышкы инфраструктурага сарыф ителгән. Хәзер “ТАНЕКО”ның шундый ук егәрлектәге икенче чиратын төзү мәсьәләсе карала.
Бер үк вакытта гидокрекин җайланмасын булдыру буенча эшләр бара, ул нефть эшкәртү тирәнлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Аны 2013 елның башында эшләтеп җибәрү һәм Евро-5 стандартында 1,5 миллион тонна дизель ягулыгы һәм 450 мең тонна авиакеросин җитештерү планлаштырыла.
Гомумән, комплекс проектында бер-берсе белән бәйле объектларны этаплап төзү каралган: башта елына 7 миллион тонна, аннары 14 миллион тонна чимал җитештерә торган нефть эшкәртү заводы, нефтьне тирәнтен эшкәртү заводы һәм нефть химиясе заводы. Чималны эшкәртү тирәнлеге 97 процент каралган. Биредә Евро-5 стандарты таләпләренә җавап бирә торган нефтьтән 18 төрле продукция чыгару каралган.
“Татнефть” комплекс төзелеше башланган көннән үк башлап берьюлы социаль мәсьәләләрне дә хәл итә. Гомуми мәйданы 135 мең квадрат метр булган 16 йорт, балалар бакчасы, шифаханә-профилактория төзелгән.
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.
Татарстан Республикасында сабан культураларын чәчү актив фазада бара. Бүгенгә 1 млн. 38 мең га чәчелгән, бу планнан 61%.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.