Рөстәм Миңнеханов «Татхимфармпрепараты» ААҖнең яңа җитештерү цехында булды

2016 елның 4 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татхимфармпрепараты» ААҖдә (Казан, Беломорская ур., 260) булды, анда стериль күз мазьләре, тамчылары һәм стериль булмаган тышкы мазьләр, гельләр җитештерү буенча яңа цех белән танышты.

Рөстәм Миңнехановка цехта урнаштырылган җайланмаларны, продукция җитештерү һәм төргәкләү буенча автоматлаштырылган линияләрне күрсәттеләр.

 «Татхимфармпрепараты» ААҖ генераль директоры Тимур Ханнанов аңлатмалар биреп барды. Ул хәбәр иткәнчә, яңа җитештерү цехы үз акчаларына һәм заем акчаларына корылган.   

Тимур Ханнанов сүзләренчә, бүгенгә бу илебездәге бердәнбер стериль күз мазьләре, тамчылары һәм стериль булмаган тышкы мазьләр, гельләр җитештерүе. Проект подрядчигы – Чехия компаниясе.

Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, «Связьинвестнефтехим» ААҖ генераль директоры Владимир Сорокин, К(И) ФУ ректоры Илшат Гафуров, КДМУ ректоры Алексей Созинов һәм башкалар озата йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International