Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис шәһәренә эш сәфәре белән барды.
Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, "Иннополис" МИЗ" АҖ генераль директоры Игорь Носов, Иннополис мэры Егор Иванов һәм ТР вузлары ректорлары озата йөрде.
Иннополис университетының төп бинасында Рөстәм Миңнеханов ИТ-шәһәр үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә катнашучылар социаль һәм юл-транспорт инфраструктурасы объектлары төзелеше барышы турында сөйләштеләр.
ТР Президенты ассызыклаганча, төзелеш белән бер үк вакытта шәһәргә кешеләр җәлеп итү эше дә барды. Бүген Иннополиста 2 мең кеше тора, аларның яртысы биредә даими рәвештә яши. Шәһәрдә 400 ИТ-белгеч эшли. Аларны җәлеп итүгә аеруча зур игътибар бирергә кирәк, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Бу эшкә ул республиканың алдынгы вузларын кушарга йөкләде.
Киңәшмәдә шулай ук "Иннополис" МИЗ мәйданчыгына яңа резидент-компанияләрне җәлеп итү турында да сүз барды.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов шәһәр стадионына барды һәм спорт объекты әзерлеген бәяләде. Футбол кырыннан башка биредә баскетбол мәйданчыгы һәм балалар уйнау зонасы бар. Бүген төп төзелеш эшләре тәмамланган, территорияне төзекләндерү эшләре бара. Эшләр тәмамлангач, ТР Президенты биредә беренче спорт чарасын оештырырга кушты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов яңа ачылган медицина үзәгендә булды. Биредә аңа Россия Федераль медик-биология агентлыгы җитәкчесе Валентин Уйба кушылды.
Аңлатмаларны ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин бирде. Аның сүзләренчә, дәвалау учрежениесе эшен 2016 ел апрелендә башлады. Шул арада биредә 800 дән артык пациентка ярдәм күрсәтелде. Медицина үзәге тулысынча заманча җиһазландырылган. Көндәлек стационар эшли, анда клиник-диагностика лабораториясе һәм физиотерапия кабинеты бар.
Гадел Вафин хәбәр иткәнчә, һәр пациентка берничә юнәлеш буенча тернәкләнү өчен индивидуаль курс билгеләнә. Шулай ук үзәктә спортчылар сәламәтлеген төзәтү мөмкинлекләре дә бар.