Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ростех» ДК һәм «Роде һәм Шварц» немец компаниясе делегациясе белән очрашты

2016 елның 5 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ростех» дәүләт корпорациясе һәм «Роде һәм Шварц» (ФРГ) немец компаниясе бизнес-миссиясе белән очрашты, делегацияне «Ростех» ДК генераль директоры урынбасары Дмитрий Шугаев һәм «Роде һәм Шварц» компаниясе президенты Кристиан Ляйхер җитәкли.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

Очрашу барышында ФРГ ягы Рөстәм Миңнехановка «Ростех» составына керүче «Шимко ис. Радиоэлектроника» АҖ һәм «Радиоприбор» АҖ Казан предприятиеләре белән хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләде. Шулай ук Кристиан Ляйхер КФУда Россия электроника сәнәгате өчен белгечләр әзерләү буенча уку-технологик үзәге оештыру планнары турында хәбәр итте.

Моннан тыш, «Ростех» һәм «Роде һәм Шварц» «Ростех»ның Казандагы берәр предприятиесе базасында метрологик сертификация үзәге булдыру мәсьәләсен карарга һәм радиоэлектроника продукциясе сыйфатын тикшереп тору буенча автоматлаштырылган системаларны гамәлгә кертү мәсьәләсе буенча фикер тупларга тәкъдим итте.

Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда инновацияләрне үстерүгә һәм фән һәм мәгариф өлкәсендә чит илләр  партнерлары белән хезмәттәшлекне ныгытуга зур игътибар бирелә. Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, Татарстан «Роде һәм  Шварц» белән партнерлык мөнәсәбәтләрен озак срокларга үстерергә тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International