Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Алабуга районындагы Alabuga International School халыкара мәктәбендә булды

2016 елның 5 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасыннан ерак түгел (Алабуга муниципаль районы) урнашкан Alabuga International School халыкара мәктәбендә булды.

Искәртәбез, бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Алабуга мунициципаль районына эш сәфәре  кыла, анда «Алабуга» МИЗ оешуга 10 ел тулуга багышланган чаралар уза. Чараның шәрәфле кунаклары – Мәскәү мэры Сергей Собянин, Россия Федераль салым хезмәте җитәкчесе (РФ ФСХ) Михаил Мишустин, Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте буенча урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры (РХХ һәмДХ) Владимир Мау һәм башкалар.

Alabuga International School халыкара мәктәбе «Три Медведя» коттедж поселогында урнашкан, монда яшь алабугалылар да, чит илләрдән килеп эшләүче белгечләрнең балалары да белем ала.   

Кунаклар өчен уку йортын тәкъдир итү уздырылды, һәм аларга аны оештыру принциплары турында сөйләделәр. Бүгенгә монда 3 яшьтән алып 9 яшькә кадәрге 88 укучы бар.  

Хәзерге вакытта халыкара бакалавриат (International Baccalaureate) белем бирү программасына күчү эше алып барыла.

Рөстәм Миңнехановка һәм башка мәртәбәле кунакларга сыйныф бүлмәләрен, ашханәне, китапханәне, спортзалны һәм башка бүлмәләрне күрсәттеләр.

Бинаны карап йөргәндә, Сергей Собянин иҗтимагый урыннарны төзекләндерүгә игътибар итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International