Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ ЭЭМ Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәте оешуга 80 ел тулуга багышланган тантанаслы чарада катнашты. Бәйрәм "Корстон" КСКК үтте. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ Идарәсе башлыгы - ТР буенча дәүләт юл хәрәкәте куркынычсызлыгы баш инспекторы Рифкать Миңнеханов, ТР Иминлек Советы секретаре һәм башкалар катнашты.
Котлау сүзендә ТР буенча дәүләт юл хәрәкәте куркынычсызлыгы баш инспекторы Рифкать Миңнеханов юл хәрәкәте иминлеген саклаучыларга тугрылыклы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ведомстов башлыгы билгеләгәнчә, бүген ЮХИДИ алдында күп төрле бурычлар бар, шуларның иң мөһиме - куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм юлларда аварияләр санын киметү.
Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә белдергәнчә, Татарстан - алдынгы икътисадлы һәм куәтле транспорти комплексы булган регион. Ел саен республикада эчке һәм тышкы элемтәләр киңәя, автотранспортта кешеләрне һәм йөк йөртү арта, автомобильләр саны да арта. ТР Президенты сүзләренчә, бүгенге көнгә татарстанлыларның шәхси кулланышында миллионнан артык җиңел машина бар, ә соңгы 5 елда күрсәткеч 37 % ка артты.
Шул ук вакытта республикада автоюллар төзелеше һәм аларны төзекләндерү эше бара, инфраструктура камилләштерелә, юл хәрәкәтен дөрес оештыру, юлларда иминлекне уйлап тәэмин итү әһәмияте арта, диде Рөстәм Миңнеханов.
"Әлбәттә ЮХИДИ хезмәткәрләре эше дә арта, җаваплылык дәрәҗәсе дә арта. Бүген, 80 ел элек кебек үк, ЮХИДИ хезмәткәрләре эшендә төп максат - кешеләр тормышын һәм сәламәтлеген саклау, - дип ассызыклады ТР Президенты. - Сезнең алда торган бурычлар арасында: юл-транспорт хәлакәтләрен булдырмау, урам-юл челтәренә йөкләнешне дөрес бүлү, транспорт агымнарын җайга салу, транспортларның техник торышын һәм машина йөртүчеләр дисциплинасын тикшерү".
Рөстәм Миңнеханов республикада соңгы айда булган фаҗигале юл-транспорт хәлакәтләренә игътибар итте. Кешеләр белән тәрбия-профилактика эше, бигрәк тә яшь буын белән - инспекторлар эшчәнлегенең мөһим юнәлеше, диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү - комплекслы эш. Бу эшгә җәлеп ителгән республикадагы барлык структураларны нәтиҗәле координацияләү өчен Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе уңышлы эш алып бара. Шулай ук юл хәрәкәте иминлеген арттыру программасын гамәлгә ашыруга ел саен 1 млрд. сумнан артык республика бюджетыннан бирелә.
Болар барысы да, ТР Президенты фикеренчә, сизелерлек нәтиҗәләр бирә. Уртак тырышлык белән аварияләр санын һәм юл-транспорт җәрәхәтләрен киметүне тәэмин итеп булды. Соңгы өч елда республика юлларында үлемгә китергән ЮТХ саны кимү тенденциясе күзәтелә.
"Заманча технологияләр һәм ЮХИДИ хезмәткәрләрен югары дәрәҗәдә әзерләү уңай нәтиҗәләргә китерде. Кыен шартларда эшләп, сез эшегезне намуслы башкарасыз, җаваплылык һәм кыюлык күрсәтәсез, тәвкәллек белән эшлисез. Татарстан буенча ЮХИДИ Россиядә һәрвакыт иң яхшылары арасында. Бу гадәтне саклау мөһим", - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты Дәүләт юл инспекциясе ветераннарына да рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Шуннан ул Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Аннары бәйрәмдә катнашучылар һәлак булган хезмәттәшләрен тынлык минуты белән искә алдылар.