Рөстәм Миңнеханов “Динамо-Казан” командасын кабул итте

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты чирәмдәге хоккей буенча 13 нче тапкыр Россия чемпионы исемен яулаган “Динамо-Казан” командасын кабул итте.

Рөстәм Миңнеханов спортчыларны һәм тренерларны чираттагы казанышлары – 2015-2016 ел сезонында Россия чемпионатында ирләр командалары арасында җиңүләре белән котлады.

«Югары дәрәҗәдәге спорт осталыгы, бердәм команда рухы, җиңүгә ышану сезне 13 нче тапкыр чемпионлыкка алып килде. Уенчыларның һәм тренерларның планлаштырылган, максатчан хезмәте нәтиҗәсендә кабат дан баскычына күтәрелдегез», – диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу уңышта спорт резервы белән даими эшләүнең роле зур. Президент ”Динамо” балалар һәм яшьләр спорт мәктәбенең олимпия резервына йөргән 16 спортчының төп составта уйнавын искә төшереп, моның яхшы мисал икәнен билгеләп үтте. Ул һәрвакыт команда белән бергә булган җанатарларга да рәхмәтен белдерде.

«Казандагы чирәм хоккее үзеге – безнең илдәге бу спорт төре өчен махсуслаштырылган иң яхшы корылмаларның берсе. Шушы заманча базада атказанган мастерлар белән бергә яшь хоккейчыларның да күнекмәләр алуы куаныч күренеш. Безнең “Ак Барс” белән “Нефтехимик”та да хәлләр начар түгел. Бездәге мәктәп югары дәрәҗәдә булуга карамастан, футболда барысы да бик әйбәт дип әйтеп булмый. Сезнең тәҗрибәне башка спорт командалары да кабул итәр дип уйлыйм”, - диде Рөстәм Миңнеханов. 
Президент әйтүенчә, бу җиңүләр команданы яңа үсешләргә этәрә. Ул бу спорт төре белән 460 тан артык егет һәм кыз шөгыльләнүен искә төшереп, әйбәт алмаш үсеп килүен искәртте. “Сез киләчәктә дә безне югары спорт казанышлары белән куандырырсыз дип ышанам. Әмма иллюзияләр булмасын. Теләсә нинди җиңү ул чираттагы укылган китап кебек, җитди, авыр хезмәт. Сезнең бурыч – команданы әзерләү, резервлар табу. Сез республиканы спорт олимпына күтәрәсез”, - диде Президент динамочыларга.

“Динамо-Казан”ның төп тренеры Араик Маргарян җавап сүзендә Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдерде.

Тантанада Татарстан Президентына һәм клубка “динамо” хәрәкәтенә керткән өлешләре өчен “Динамо” җәмгыяте рәхмәтен белдерде.

Соңгы еллардагы казанышлары өчен берничә спортчыга “Татарстан Республикасының атказанган физик культуры хезмәткәре” мактаулы исемнәре һәм Татарстан Президентының рәхмәт хатлары бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International