Рөстәм Миңнеханов: Санкт-Петербург – безнең төп стратегик партнёрларыбызның берсе

2016 елның 19 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко белән очрашты. Очрашуда Татарстан ягыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР беренче вице-премьеры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты. 

Очрашу алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Георгий Полтавченко Санкт-Петербург Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.    

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Георгий Полтавченкога Татарстан Республикасында Санкт-Петербург көннәре уздырулары өчен рәхмәт белдерде. Ышанам, бу чараны оештыру безнең төбәкләр арасындагы  хезмәттәшлектә бәйләүче мөһим звено булачак, диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан делегацияләре Санкт-Петербургта еш була. Аерым алганда, июнь аенда Татарстан Республикасы вәкилләре Петербург халыкара икътисадый форумында булды.
«Санкт-Петербург – безнең стратегик партнёрларның берсе. Татарстан Республикасы белән Санкт-Петербург арасында төбәкара товар әйләнеше күләме якынча 17 млрд. сум тәшкил итә. Әмма безнең төбәкләр икътисады хезмәттәшлекне тагын да киңәйтерлек», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Иртәгә сез яңа Иннополис шәһәренә барачаксыз. Бу проектның төп бурычы –  Россия масштабында ИТ-үзәк булдыру, Татарстанга яшь  профессионалларны җәлеп итү һәм инновацион икътисад үсешенә этәргеч бирү», – диде Татарстан Республикасы Президенты.
Татарстанда инновацион социаль-икътисадый үсешкә зур игътибар бирелә, диде Рөстәм Миңнеханов. Республикада Россиянең әйдәүче МИЗы – «Алабуга» урнашкан.
 
Рөстәм Миңнеханов, якындагы ун елда республика икътисадының үсеш ноктасы Кама инновацион территориаль кластеры булачак, дип белдерде.   

Татарстан Республикасы Президенты Георгий Полтавченкога төбәктәге татар җәмәгатьчелеге мәсьәләләренә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде.    

Перспективалы юнәлешләр араснда Рөстәм Миңнеханов туризмны, мәдәният һәм спорт өлкәсендәге хезмәттәшлекне атады. 

Георгий Полтавченко үз чиратында Татарстан Республикасы Президентына  Питер делегациясенең Татарстанга визитын югары дәрәҗәдә оештырган өчен, шулай ук  Казанда Санкт-Петербург көннәрен әзерләүдә зур ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International