Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан – ул Россиягә көнбатыш капиталы инвестицияләре кертү өчен яхшы мәйданчык”
2010 елның 20 ноябре, шимбә
“Татарстанның төп бурычы – республикага күпсанлы чит ил инвесторларын җәлеп итү”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов «Майкрософт» компаниясе кампусында АКШ Кремний үзәне төбәге инвестиция һәм венчур компанияләре вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.
Татарстан – ул Россиягә көнбатыш капиталы “инвестицияләре кертү өчен яхшы мәйданчык”, дип билгеләп үтте республика башлыгы Татарстанны тәкъдим итү вакытында. Рөстәм Миңнеханов безнең республиканың уңай якларын санаганда уңайлы географик урнашу, сәнәгать, фән һәм технологик потенциал, шулай ук яхшы мәгариф системасы атады. Моннан тыш, ТР Президенты Америка эшмәкәрләре игътибарын Россиядә иң зур IT-паркка, бизнес–инкубаторларга һәм “Алабуга” махсус икътисади зонасына юнәлтте. “Россия һәм чит ил инвесторларының безгә килүен телибез”, – диде ул. Шулай ук Р.Миңнеханов Кремний үзәне бизнес-элитасы игътибарын 2006 елда Татарстанның РФ төбәкләре арасында беренче булып “Майкрософт” компаниясе белән лицензияләнгән килешү имзалавын искәртте.
Кремний үзәне төбәгендә мәгариф һәм шәхси эшмәкәрлек бергә бәйләнгән. ТР Президенты бизнесменнарга Татарстан җитәкчелеге мәгарифкә аеруча игътибар бирә дип сөйләде. Президент сүзләренчә, икенче ел вузларны җиһазлау программасы гамәлгә ашырыла, грантлар мехнизмы файдаланыла. “Таләп ителә торган лидерлык сыйфаты ачылсын өчен бизнеска яшьләрне җәлеп итәргә кирәк”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук республикада мәктәптә белем бирү системасын камилләштерү буенча эшләр алып барыла.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты кояш батареяларының яңа төрен чыгаруда махсуслашучы “Солиндра” компаниясе эшчәнлеге белән танышты. Кояш батареялары бары тик коммерция биналары түбәләрендә генә урнаштырылачак, дип билгеләп үтте компаниянең башкаручы директоры Крис Гронет.
Татарстан башлыгы АКШка визитының беренче көнен “Плаг энд плей техцентр” бизнес–инкубаторында тәмамлады, анда мактаулы кунаклар стенасында истәлекле язу калдырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз