Татарстан Республикасында 1160 мең гектар мәйданда игеннәр суктырылган, бу – барлык мәйданнарның 78%ы, барлыгы 3,2 млн. тонна бөртекле ашлык җыеп алынган

2016 елның 13 августы, шимбә

Урак башланганнан бирле Татарстан Республикасы басуларында 1160 мең гектар мәйданда игеннәр суктырылган, ягъни барлык мәйданнарның 78%ы, барлыгы 3260 мең тонна бөртекле ашлык җыеп алынган.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.  

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, Әтнә муниципаль районы игенчеләре бөртеклеләрне урып-җыюны кичә тәмамлаган. Саба районында 88% мәйдан, Азнакайда – 87%, Чистайда – 86%, Алексеевскта – 85% иген суктырылган.

Үткән атнаны көн тотрыксыз булды, диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, урып-җыю темплары барыбер югары булып кала. 

«Иң артта калган хуҗалыклар да уракны 25 августка тәмамларга тиеш», - дип белдерде Марат Әхмәтов.  

Республика буенча уртача уңыш әлегә 28,3 ц/га. Зәй районында ул – 40 ц/га, Нурлатта – 36,9 ц/га, Тәтештә – 35,6 ц/га, Буада – 34,6 ц/га, Сарманда – 34,2 ц/га.

Марат Әхмәтов ассызыклаганча, иң аз уңыш – республиканың көньяк-көнчыгышында, Баулы районында – 18,1 ц/га, Бөгелмәдә – 18,1 ц/га, Ютазыда – 19,8 ц/га.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры кыскача гына уҗым культураларын эшкәртү турында сөйләде. Нурлат районында алар мәйданнарның 44% тәшкил итә (уңыш  - 36,9 ц/га), Тәтештә, Буада – 36% (уңыш - 35,6 ц/га һәм 34,6 ц/га), Сарманда – 34% (уңыш  - 34,2 ц/га), Актанышта – 31% (уңыш - 34,0 ц/га), Зәйдә – 30% (уңыш - 40 ц/га).

Марат Әхмәтов терлекчелек тармагында 7 ай эчендәге йомгаклар турында да сөйләде. Үткән елның шушы чорына карата сөт җитештерү 3%ка арткан.   

Бу чорда авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары 211,7 мең тонна терлек һәм кош ите реализацияләнгән, сөт – 656,2 мең тонна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International