Рөстәм Миңнеханов Цюрихта 2018 елда узачак дөнья чемпионатына Россия заявкасын тәкъдим итүдә катнаша

2010 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионатына Россия заявкасын тәкъдим итүдә катнаша. Бүген Цюрихта заявканы шулай ук РФ Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов, эшкуар Роман Абрамович, футболчы Андрей Аршавин, җырчы Анна Нетребко һәм дирижер Валерий Гергиев тәкъдим итәчәк.
Делегациягә барлыгы 30 кеше керә. Россия спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко алдарак ИТАР-ТАСС ка хәбәр иткәнчә, делегация составында шулай ук Мордовия Республикасы Президенты, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы, эре эшкуарлар, футбол һәм иҗади җәмәгатьчелек вәкилләре бар.
Россия заявкасының өстенлекләре хакында сөйләүче 30 минутлык роликны Виталий Мутко, заявка комитеты генераль директоры Алексей Сорокин, ФИФАның мактаулы әгъзасы Вячеслав Колосков күрсәтәчәк.
Презентация ФИФАның Цюрихтагы штаб-фатирында Мәскәү вакыты белән 14.00 сәгатьтә башлана. ФИФАның башкарма комитеты әгъзалары алдында Россия заявкасын тәкъдим итү соңгысы булачак – моның алдыннан Бельгия/Голландия, Испания/Португалия, Англия заявка комитетлары үз роликларын күрсәтәчәк.
Голландия һәм Нидерланд уртак кандидатурасының өстенлекләре турында премьер-министрлар Марк Рютт һәм Ив Летерм, элеккеге танылган футболчылар Йохан Кройф, Рууд Гуллит, Россия җыелма командасының элеккеге тренеры Гус Хиддинк сөйләр дип көтелә. Испания-Португалия заявкасын - премьер-министрлар Хосе Луис Родригес Сапатеро һәм Жозе Сократеш, футболчы Икер Касильяс, Британия заявкасын Британия Хөкүмәте башлыгы Дэвид Кэмерон, Британия тәхете варисы принц Уильям, футболчы Дэвид Бекхэм тәкъдим итәчәк.
Соңыннан ФИФА башкарма комитетының 22 әгъзасы арасында яшерен тавыш бирү үткәрелә, ул төгәлләнгәннән соң 2018 һәм 2022 елларда дөнья чемпионатлары узачак илләрнең исемнәре язылган ике конвертны ачачаклар. 2022 елгы беренчелеккә Австралия, Көнья Корея, Катар, АКШ һәм Япония дәгъва кыла. Аларның презентацияләре чәршәмбе көнне узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International