Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасында алкоголь һәм составында спирт булган продукция әйләнеше өлкәсендәге вәзгыятьне контрольдә тоту буенча Совет утырышын үткәрде.
Утырышта ТР Куркынычсызлык советы секретаре Валерий Власов, ТР буенча Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, Татарстан муниципаль берәмлекләр советы рәисе Чирмешән муниципаль районы районы башлыгы Миңсәгыйть Шакиров, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, РФ Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге хезмәтенең ТР буенча Идарәсе башлыгы Виктор Морозов һәм башкалар катнашты.
Илдар Халиков утырышны ачканда, барыннан да элек республикада җитештерелә һәм сәүдә челтәрләрендә сатыла торган алкоголь продукциясенең сыйфаты контрольдә торырга тиеш дип белдерде.
Алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендәге вәзгыять катгый контрольдә булырга тиеш, диде ул.
ТР икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев 2010 елда башкарылган эшләр турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы территориясендә 15 проценттан артык этил спирты булган алкоголь продукциясен сату вакытын чикләү кертелде, дип белдерде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко. Аның сүзләренчә, ТР Прокуратурасы, РФ Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге хезмәтенең ТР буенча Идарәсе вәкилләре белән бергә алкоголь продукциясен сатуда хокук бозу очракларын ачыклау буенча чаралар буенча фикерләштеләр. Искәртеп үтәбез, республика сәүдә челтәрләрендә спиртлы эчемлекләр сату вакытын чикләү 22 сәгатьтән иртәнге 10 сәгатькә кадәр кагыла.
Вазифаи затларга хокук бозган өчен штраф 3-4 мең сум, юридик затлар өчен 30-40 мең сум тәшкил итә, предприятиеләр һәм ваклап сатучыларның беничә тапкыр хокук бозуы ачыкланган очракта алкоголь белән сәүдә итү лицензиясе гамәлдән чыгарылырга мөмкин, дип билгеләп үтте Игорь Марченко.
Илдар Халиков күп кенә сәүдә челтәрләрендә программа ярдәмендә 22 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр касса аппараты чек бирә алмый торган функция кертелгән. Ул законны үтәлешен һәм вәзгыятьне контрольдә тотарга иҗтимагый һәм яшьләрр оешмаларын, муниципаль берәмлекләр активын, гаммәви мәгълүмат чараларын чакырды.
Илдар Халиковка кайбер сәүдә нокталарында алькоголь продукциясе киштәләрен махсус жалюзи ярдәмендә капланачак, дип белдерделәр.
ТР буенча Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров алкоголь продукциясен яшерен рәвештә сату очракларын ачыклау буенча үткәрелгән оператив чаралар турында белдерде.
Алкоголь продукциясен җитештерүч республика предприятиеләренә ярдәм итү чаралары турында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов белдерде.