2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты Россиядә узачак

2010 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты Россиядә узачак. Бу хакта берничә минут элек кенә ФИФА ның Швейцариянең Цюрих шәһәрендәге штаб-фатирында игълан ителде. Россиянең бу көрәштә көндәшләре Англия, шулай ук коллектив заявкалар белән катнашкан Испания/Португалия һәм Бельгия/Голландия иде.
Ә 2022 елда футбол буенча дөнья беренчелеге Катарда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International