Рөстәм Миңнеханов: “Футбол буенча дөнья чемпионаты – гамәлгә ашуын күз алдына китерүе кыен булган хыял иде”

2010 елның 3 декабре, җомга
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү Россия шәһәрләре үсеше өчен куәтле этәргеч бирәчәк. Бүген ул 2018 елгы дөнья чемпионатын үткәрү хокукы өчен тавыш бирүдә Россиянең җиңүен шәрехләп, әнә шулай дип белдерде.
“Бу - гамәлгә ашуын күз алдына китерүе кыен булган хыял иде. Россиянең җиңүе илдә футболның үсешенә, аңа карата мөнәсәбәттә уңай чагылыш табачак. Ул Россия шәһәрләре үсеше өчен куәтле этәргеч бирәчәк, алар үзгәреш кичерәчәк, алар хакында бөтен дөнья беләчәк”, - диде Татарстан башлыгы. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
“Без хәзер 2013 елгы җәйге Универсиадага әзерләнәбез, тиешле бөтен инфраструктураны булдырабыз. ФИФА таләпләрен исәпкә алып футбол стадионнары төзибез. 2013 елда ук инде Казан чемпионатны уздыру өчен бик җитди әзерләнәчәк, 2018 елга эшләп бетерәсе кайбер элементлар гына калачак”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Искәртеп узабыз, Татарстан Президенты Россия делегациясе составында Цюрихта узган ФИФА башкарма комитеты утырышында Россия заявкасына теләктәшлек күрсәтте. Казан дөнья чемпионаты уеннарын үткәрү планлаштырылган шәһәрләрнең берсе санала. Матчлар бүгенге көндә төзелүче 45 мең тамашачыга исәпләнгән стадионда – 2013 елгы Универсиаданың төп аренасында узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International