Рөстәм Миңнеханов Уфада президент чыршысында, биатлон комплексында һәм моторлар төзү заводында булды

2010 елның 22 декабре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика башлыгы вазыйфасында беренче тапкыр Башкортстан башкаласына эшлекле сәфәр кылды. ТР делегациясе составында республика Хөкүмәте министрлары, мәдәният һәм бизнес вәкилләре бар иде. Татарстан башлыгын Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов озатып йөрде.

Эшлекле сәфәрендә Рөстәм Миңнеханов беренче итеп «Биатлон» спорт-сәламәтләндерү үзәгендә булды. Бу дөнья дәрәҗәсендә ярышлар үткәрү өчен җиһазланган заманча комплекс. Комплекс директоры сүзләренчә, биредә ике казанлы да шөгыльләнә.

Кунаклар комплекстагы ярышларны күзәтте , аннары үзләрен дә сынап карадылар. Рөстәм Миңнеханов 5 мишеньның өчесенә атты. Аннары Башкортстан белән Татарстан башлыклары республиканың президент чыршысында булды. «Нефтяник» мәдәният йортында Рөстәм Миңнеханов белән Рөстәм Хәмитов балаларны Яңа ел белән котлады. “Бүген сездә бәйрәмдә ике Рөстәм, бу бәхеткә”, дип шаяртты Татарстан башлыгы чыршы бәйрәмендә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Дәрәҗәле кунаклар бүләкләр әзерләгән иде. Рөстәм Хәмитов Алабугада җитештерелгән «Fiat Ducato» микроавтобусын Уфаның 13 нче махсус коррекцияле интернат-мәктәбенә, ә Рөстәм Миңнеханов шундый ук микроавтобусны Уфаның 1 нче балалар йортына тапшырды.
“Уфа моторлар төзү-җитештерү берләшмәсе” ААҖ дә кунаклар «Су-27» хәрби очкычлары өчен реактив двигательләр җитештерү белән танышты. Предприятие директоры Александр Артюхов сүзләренә караганда, берләшмә бишенче буын хәрби самолетның беренче сынау үрнәген дә двигательләр белән тәэмин иткән. Бу самолет өчен предприятие перспектив моторлар һәм «МС-21» пассажир лайнеры өчен «ПД-14» двигателен эшләүдә катнаша. Рөстәм Миңнехановны «ПД-14» моторларын Казанда җыелучы «Ту-214» очкычы өчен куллану мөмкинлеге кызыксындырды. Предприятие белгечләре шундый мөмкинлекне карарга вәгъдә бирде.

Татарстан Президенты шулай ук “Уфа моторлар төзү-җитештерү берләшмәсе”ндә җитештерелгән двигательләрне Казан вертолет заводында чыгарылган «Ансат» вертолетларында куллану мөмкинлеге белән кывзыксынды. Предприятнең генраль диреткоры сүзләренә караганда, завод «Ансат» өчен туры килерлек двигательләр эшли башлаган булган, әмма өч сынау үрнәгеннән соң программа туктатылган.

Татарстан башлыгын шулай ук Уфа берләшмәсендә газ турбиналы электр генераторлары кызыксындырды. Әлеге генераторлар нигезендә Башкортстанда тәҗрибә рәвешендә һәрберсенең егәрлеге 16 МВт булган өч мини-ТЭЦ төзелгән.

Кунаклар производство линияләрен карады. Предприятие белән танышып чыкканнан соң Рөстәм Миңнехановка бишенче буын хәрби очкыч моделе бүләк ителде. Алар шулай ук предприятие территорисендәге авиация технологияләре технопаркы белән танышты. Татарстан Президенты яхшы җиһазландырылган укыту сыйныфын югары бәяләде. Президент искәртүенчә, технопаркка үзенең төп кулланучын булдыру мөһим. Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов үз чиратында инновацион инфраструктураны үстерү буенча Татарстаннан күп нәрсәләр өйрәнергә кирәклеген искәртте.

Уфа моторлар төзү-җитештерү берләшмәсе белән танышканнан соң, Татарстан делегациясе БР Хөкүмәте йортына юл алды. Биредә ике төбәк башлыгының рәсми очрашуы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International