ТР Президенты Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Тута белән очрашты

2010 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Тута белән очрашты.

Искәртеп үтәбез, Әхмәт Тута яңа дипломатик вазифага күчү сәбәпле, Татарстан Республикасында эшләүдән туктый.

Рөстәм Миңнеханов консул әфәндене сәламләп, аның Татарстанда эшләү вакыты тәмамлануы кызганыч дип белдерде. Әхмәт Тута консул булып эшләү чорында Татарстан белән Төркия икътисады өчен дә бик күп мөһим вакыйгалар булды, дип билгеләп узды.

“Ә Татарстанга килгәндә, без Төркия Республикасы белән иктисад, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрдә һәрвакыт яхшы элемтәдә булды”. Ул Татарстан Республикасы киңлегендә генә түгел, ә Россия күләмендә ике эре инвестция проекты гамәлгә ашырылды дип билгеләп үтте.

Россия белән Төркия арасындагы ныклы элемтәләр 90 ел дәвам итә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук Төркия Премьер–министрының Татарстан Республикасына визиты планлаштырыла, дип искәртте.

Бүген Төркия белән Татарстан җитәкчелеге арасындагы мөнәсәбәтләр безнең икътисади һәм сәүдә мөнәсәбәтләрен яхшыртуга этәргеч ясый, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, монда Төркия Республикасының Казандагы консулы зур роль уйный.

Үз чиратында, Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Тута белдерүенчә, консуллыкның иң төп бурычларының берсе – мөнәсәбәтләрне активлаштыру.

Консул әфәнде сүзләренчә, 2010 ел чыннан да, Татарстан белән Төркия өчен мөһим вакыйгаларга бай булды, беренче чиратта – Татарстан җитәкчелеге ягыннан ярдәм һәм яклау булганга. Ул киләчәктә дә хезмәттәшлек уңышлы дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.
Әхмәт Тута Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы вәкаләтләрен үтәү срогында ярдәм иткәне өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International