Рөстәм Миңнеханов: “Кешеләр социаль ипотека программасын өзүдә гаеплеләрне белергә тиеш”

2010 елның 24 декабре, җомга
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль ипотека буенча торак программасы срокларын өзүдә гаеплеләрне ачыкларга вәгъдә итте. Республика башлыгы ТР Министрлар Кабинетында узган традицион киңәшмәдә әнә шулай дип белдерде.

Киңәшмәне ачып, Р.Миңнеханов соңгы көннәрдә Татарстанда торак йортларны файдалануга тапшыру актив рәвештә алып барылуын билгеләп үтте. “Мондый вакыйгалар һәр районда бара, аларның һәркайсын яктыртырга кирәк”, - дип ассызыклады республика Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанстат мәгълүматларын китерде, аның нигезендә 23 декабрьгә республикада 1,844 миллион квадрат метр (планның 91,3 проценты) торак сафка бастырылган. Дәүләт торак фонды программасы буенча 468 мең квадрат метр (планның 57 проценты) торак файдалануга тапшырылган.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, ел ахырына кадәр социаль ипотека программасы буенча төзелүче 132 мең квадрат метр торакны (шуның 111 мең квадрат метры – Казанда) файдалануга тапшырып булмаячак. Өстәвенә, И.Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, подрядчылар төзелеп бетмәгән йортларны бары тик 2011 елның маена гына сафка бастырырга ниятли.

Казан мэры Илсур Метшин “Татстрой” компаниясе тарафыннан төзелүче “социаль ипотека” йортларына игътибар юнәлтте. Шәһәр башлыгының сүзләренә караганда, узган елдан бирле төзелүче йортларны лифтларның булмавы аркасында гына файдалануга тапшыру мөмкин түгел, ә аларны “Татмэлт” компаниясе куярга тиеш. “Әлеге подрядчыны Дәүләт торак фонды сайлады, моның өчен ул җавап бирергә тиеш”, - дип саный И.Метшин. “Татмэлт” лифтларына бәйле шундый ук проблема Әлмәттә дә бар – бу хакта район башлыгы Ришат Әбүбәкеров хәбәр итте.

“Татмэлт” компаниясеннән өметне өзәргә кирәк – бу компания хакында гына түгел, әлеге кешеләр турында да ишетәсем килми, - диде Рөстәм Миңнеханов. – “Татстрой” хакында да уйларга кирәк”.

Шул ук вакытта республика башлыгы түрәләрнең дә гаепле булуын искәртте. “Мондый мәсьәләләрне катгыйрак куярга кирәк. Без атналык киңәшмәләрне проблемалы мәсьәләләр хакында фикер алышу өчен үткәрәбез, - дип ассызыклады Президент. – Без “Татмэлт”ны сәбәп итеп китерә алмыйбыз, бу кешеләрне кызыксындырмый”.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2011 елда Казанда социаль ипотека буенча торак төзелешендә бөтен җаваплылыкны шәһәр хакимияте үз өстенә алачак. “Киләсе елда Метшин үзе төзиячәк, барысы өчен дә үзе җавап бирәчәк, - дип белдерде Президент. – Ул хәзер дә җавап бирә, чөнки торак аның кешеләре өчен төзелә. Бу акчалар күктән төшмәгән, алар безнең предприятиеләр эшләп тапкан акчалар”.

“Без халыкка кемнең гаепле булуы турындагы мәгълүматны, һичшиксез, җиткерәчәкбез – ил үз “геройлары” турында белергә тиеш”, - дип вәгъдә итте Рөстәм Миңнеханов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International