Бүген Көняк Сахалинск шәһәрендә Татартан Республикасы һәм Сахалин өлкәсе арасында 2016-2018 елларга сзәүдә-икътисалый, фәнни-техник, cоциаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Докуметка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко куйдылар.
Чара Татарстан Республикасы Президентының Сахалинга эш сәфәре кысаларында үтте ( 2016 елның 23-25 сентярь көннәре).
Документ төрлек өлкәләрдә багланышларны билгели һәм регионара программаларны, проектларны гамәлгә ашыру һәм аерым мәсьәләләрне хәл итүдә чаралар планын билгеләү өчен нигез булып тора.
Сәламәтлек саклау, фән, мәдәният, халыкны социаль яклау, гаилә һәм гендер сәясәт, демографик үсеш, физик культура һәм спорт, яшьләр сәясәте, хезмәт мөнәсәбәтләре, халык миграциясе, эшкуарлык, урман хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы, әйләнә-тирә мохитне сакалу, туризм һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек алып барырга исәпләнә.