Рөстәм Миңнеханов Миңнебай газ эшкәртү заводында яңа җайланманы эшләтеп җибәрде

2010 елның 29 декабре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт районында “Татнефть” ААҖнең “Татнефтегазпереработка” идарәсе составына керүче Миңнебай газ эшкәртү заводында яңа җайланманы эшләтеп җибәрүдә катнашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче рәсми затлар – ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Ришат Әбүбәкеров завод белән танышты.

“Татнефтегазпереработка” идарәсе башлыгы Фәрит Зәкиев хәбәр иткәнчә, яңа җайланмага Россиядә тиңнәр юк. Аның нигезенә дөньякүләм дәрәҗәдәге технологияләр салынган. Җайланманы төзегәндә чит илдән китерелгән уникаль криоген җиһаз кулланылган.

Проектны гамәлгә ашыру өчен берничә вариант каралган, нәтиҗәдә криоген технологиягә тукталганнар. Технология Американың «Галсби Инжиниринг» фирмасында эшләнгән.

Җайланма елына 395 миллион кубометр чимал җитештерергә сәләтле, әлеге күләмнән 140 мең тонна этан һәм 198 миллион кубометр коры газ эшләп чыгарылачак. Җайланма төзелешенә 1,76 миллиард сум күләмендә капитал салынган.

Җайланманы республика башлыгы һәм Миңнебай газ эшкәртү заводы ветераны, Социалистик Хезмәт герое Мәсгуть Миңнекәев тантаналы төстә эшләтеп җибәрде. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, әлеге проектны гамәлгә ашыру Татарстанның нефть химиясе предприятиеләрен чимал белән тәэмин итүдә зур ярдәм булачак.

Аннары ТР Президенты тантанага җыелган барлык кешене якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм “Татнефтегазпереработка” идарәсе ветераннарына бүләкләр тапшырды.

Миңнебай газ эшкәртү заводының тарихы 1953 елның 25 февраленнән - СССР Нефть сәнәгате министрлыгы тарафыннан Ромашкино нефть ятмасы үзәгендә Миңнебай газ-бензин заводы төзү турында карар кабул ителгән көннән башлана. 1956 елда беренче тауар продукциясе алына. Нефть һәм нефть газы чыгару күләмнәре арту белән заводның яңа чиратлары төзелеп файдалануга тапшырыла.

2002 елда, Шәфәгать Тәһаутдинов башлангычы һәм Татарстан җитәкчелеге ярдәмендә “Татнефтегаз” идарәсе, “Миңнебай газ эшкәртү заводы” ААҖ, “Трансуглеводород” ААҖен “Татнефтегазпереработка” идарәсенә берләштерү турындагы карар кабул ителгәч, завод үсешендә яңа этап башлана.

2002-2010 елларда идарәне техник яктан җиһазландыруга 3,6 миллиард сум акча тотыла. Әлеге чорда гамәлгә ашырылган программалар нефть газын заводка җибәрү күләмен елына 551 миллионнан 690 миллион кубометрга кадәр арттырырга мөмкинлек бирә. Бүген “Татнефтегазпереработка” идарәсе югары технологияле җитештерү комплексына әверелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International