Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәслегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖнең чираттагы утырышы узды.
Утырышта катнашучылар көн тәртибенә кертелгән дүрт мәсьәләне карадылар.
Беренче булып «Концерн Карпов» ҖЧҖ директоры Валерий Самилов чыгыш ясады. Ул 2015 елга концернның төп икътисадый күрсәткечләре турында сөйләде.
Нотыкчы концернның киләчәк планнарына җентекләп тукталды, болар: концернны үстерү, яңа төр продукцияләр чыгару, шул исәптән төп кулланучысы «Нижнекамскнефтехим» булган КДИ катализаторлары номенклатурасы.
«Россия юллары: югары бәяләр – түбән сыйфат» нотыгы белән «Мәскәү материаллар белеме һәм нәтиҗәле технологияләр институты» ААҖ генераль директоры, химия фәннәре докторы Марсель Бикбау (Мәскәү) чыгыш ясады.
Ул «ИМЭТСТРОЙ» төзелеш-транспорт системасын – автомобиль юлларын салуның яңа технологик нигезен тәкъдир итте.
Нотыкчы, Рөстәм Миңнехановка, Россия Федерациясе Дәүләт Советының эш төркеме рәисе буларак, автоюлларны камилләштерү буенча мөрәҗәгать итте. Ул Татарстанда инновацияләр нигезендә автоюллар салу өчен үзенә бер төрле полигон булдыруны тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне җентекләп өйрәнү өчен эш төркеме төзергә кушты. «Автоюллар тузу мәсьәләсе бик актуаль, - диде ул. – Шул ук вакытта бит, юллар категориясеннән чыгып, 1 километр юлның хакын да исәпләп чыгарырга кирәк».
Өченче нотыкчы – «Технологияләр трансферы үзәге» ҖЧҖ генераль директоры Дмитрий Пашин – Татарстан Республикасы Нанотехнологияләр үзәгенең проект эшчәнлеге турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов Нанотехнологияләр үзәге белгечләрен хәзерге заманның актуаль мәсьәләләрен хәл итүгә активрак җәлеп итәргә өндәде, бигрәк тә нефть химиясе өлкәсенә. Аерым алганда, ул «Татнефть» җитәкчелегенә Татарстан Республикасы Нанотехнологияләр үзәгенең нефть чыгару интенсификациясе, нефть чыгаруны арттыру буенча нанотехнологияләрне киңрәк куллану мәсьәләләре буенча мәгълүматын тыңларга киңәш итте.
Тагын бер нотык белән РФА КазФҮнең Арбузов ис. Органик һәм физик химия институтының өлкән фәнни хезмәткәре Вячеслав Николаев чыгыш ясады.