Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Премьер-министры Илдар Халиков 2013 елда булачак Универсиадага дип бүген төзелә торган спорт объектларын һәм юл аермаларын карап йөрде
2011 елның 3 гыйнвары, дүшәмбе
Казанның әлегә “Рубин” дип йөртелгән 45 мең тамашачы утыртырга сәләтле футбол стадионы 2012 ел ахырында кулланылышка тапшыру планлаштырылган.
Бу хакта бүген, 2013 елда Казанда булачак Универсиадага дип төзелә торган спорт объектларын һәм юл аермаларын карап чыкканнан соң, журналистлар белән булган әңгәмәләшү барышында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Үткәреләчәк бөтендөнья спорт уеннарындагы эш темпларын ТР Премьер-министры Илдар Халиков та бәяләде. Аерым алганда, бүген Татарстан түрәләре төзелеп килә торган Универсиада авылы, Кабандагы көймәдә ишкәкләр белән ишү каналы, 45 мең кешелек футбол стадионы, транспорт өчен юл аермалары кебек объектларны күздән кичерде.
Министр искәрткәнчә, Универсиада ачылышы һәм ябылышы тантаналары да шушы стадионда барачак, футбол буенча 2018 елдагы дөнья чемпионатының төркем этаплары матчлары да, чирек яки ярым финал булырга бик мөмкин, - аның базасында. ФИФА таләпләре буенча, дөнья чемпионатының чирек финалын уздыру өчен стадионның кимендә 45 мең кеше сыйдырышлы булуы шарт, ярым финал өчен - 60 мең. “Универсиада-2013” дирекциясе башлыгы Владимир Леонов сүзләренчә, 60 мең кеше сыйдырышлы итү өчен, футбол стадионы проектына үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Ләкин И.Фәйзуллин моны ярашлы дип санамый. “Гаять зур стадион салу гына түгел, аны алга таба эксплуатацияләү мәсьәләсе дә бар, 60 мең урынлы стадион безнең башкала өчен артык зур”, - дигән фикердә министр.
Стадионда бүген җәелдерелгән эш темплары турында И.Фәйзуллин: “Тагын 800 свай-багана кагасы, трибуналарына 110 мең куб.м бетон, ростверкларына 11 мең куб.м бетон саласы бар, 15 мең тоннага якын металл стадион өслекләренә китә. Хәзерге вакытта 18 мең свай кагылган, һава торышы шартларына бәйле кыенлыкларга карамастан, эш әлегә график буенча бара”, - диде.
Аның сүзләренчә, Универсиадага дигән 30 спорт объектының 5сен генә саласы калды, футбол стдаионы 2012 ел ахырына кулланылышка тапшырылса, ишкәкләрдә ишү каналы – киләсе елның июненә, Универсиада авылының калган төзелешләре – быел сентябрьда. Шулай ук юл аермалары төзү эшләре дә график буенча бара. Әмирхан – Чистай урамнары юл аермасы салына башлый, Ямашев, Әмирхан, Чистай урамнарында транспорт хәрәкәте өчен кыенлыклар ярты елга сузылачак, дип белдерде министр И.Фәйзуллин.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз