Бүген, 2016 елның 2 октябрендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Япониягә эш визиты белән килде (Осака ш.). Делегацияне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович җитәкли.
Визитның төп максаты - "Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр" халыкара форумында катнашу (http://www.stsforum.org/), аны ачу тантанасы бүген Киото шәһәрендә була.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты РФ Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дорковичның Германия һәм Ирландия Дәүләт министрлары белән очрашуларында катнашачак.
Татарстан Президентын ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Эдуард Хәбибуллин, "Ак Барс" банкы ГАҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев һәм башкалар озата йөри.