Бүген Татарстан Республикасы Премьер-минисры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин Франция Тышкы эшләр министрлыгының Россия белән мөнәсәбәтләрне үстерү буенча махсус вәкиле, Франциянең Ислам фонды башлыгы Жан-Пьер Шевенман белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Ике яктан да катнашучылар конфессияара хезмәттәшлек өлкәсендә тәҗрибә алмашу буенча фикер алыштылар.
Жан-Пьер Шевенман билгеләгәнчә, соңгы елларда Франциягә Алжир, Тунис, Марокко кебек илләрдән мөселманнар күченеп килде, хәзер илнең 8% халкы ислам динен тота. Шуңа Франциядәге исламның үзенчәлеге турында сөйләргә кирәк, шулай ук имамнарны үзебез илдә әзерләү ихтыяҗы туды.
“Хәзер безгә бу юнәлештә озак вакытка исәпләнгән эш алып барырга кирәк. Шуңа күрә мин сезгә килдем, безгә Татарстаннан күп нәрсәгә өйрәнәсе бар. Сезнең республикада конфессияара һәм милләтара килешү аеруча кызыклы”, - дип ассызыклады ул.
Очрашуда РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Франция илчелегенең Россиядәге матбугат мәсьәләләре буенча киңәшчесе Мадлен Куран, Франциянең Казандагы шәрәфле консулы Андрей Ершов, “Альянс-Франсез-Казан” директоры Регина Богомазова катнашты.