Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Бүген Казан Кремлендә агымдагы елда беренче бүләкләү тантанасы узды
2011 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген Казан Кремлендә Президент Рөстәм Миңнеханов ил һәм республика үсешенә лаеклы өлеш кертүче бертөркем хезмәт алдынгысына РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды. Кремльнең Ак залына җыелган 50 дән артык бүләкләнүче арасында төрле өлкә вәкилләре – дәүләт эшлеклеләре, хәрбиләр, галимнәр, муниципалитет җитәкчеләре, икътисад һәм сәнәгать өлкәсендә озак еллар хезмәт куючылар, укытучылар, табиблар, идарәчеләр, савымчы һәм терлекчеләр, спортчылар һ.б. бар иде.
Республика башлыгы тантананы “Дакар” халыкара ралли-рейдында инде унынчы тапкыр җиңү яулаган “КАМАЗ-Мастер” командасын котлаудан башлады. Билгеле булганча, шушы көннәрдә тәмамланган “Дакар-2011” марафонында йөк автомобильләре классында 1-4 урыннарның барысын да “КАМАЗ-Мастер” экипажлары яулады. “Бу илебез өчен зур җиңү”, - дип ассызыклады Президент.
Рөстәм Миңнеханов быелгы беренче бүләкләү тантанасында узган ел республиканың социаль-икътисади үсеш күрсәткечләрен дә кыскача бәян итте. “2010 ел катлаулы булды. Аномаль кызу көннәр, янгыннар, икътисади кризис нәтиҗәләрен бетерү... Шуңа да карамастан елны уңышлы тәмамлый алдык”, -дип ассызыклады Президент. Аның белдерүенчә, 2010 елда Татарстан үз позицияләрен торгыза алган. Узган ел сәнәгатьтә җитештерү күләме 1 триллион сумнан арткан. Шулай да әле, Президент сүзләренә караганда, агросәнәгать комплексында хәл катлаулы кала. “Бүген бу тармакта хәлне тотрыклыландыру, беренче чиратта, терлекләрнең баш санын саклап калу буенча барлык чаралар күрелә”, - диде ул.
Президент белдерүенчә, бүген Татарстанны үстерү өчен барлык мөмкинлекләр, тиешле кадрлар бар. Перспективаларга килгәндә, Президент алда торган төп бурыч дип халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрүне атады. Мәгарифне үстерүдә ул яңа стратегиягә зур өметләр баглануын, быел бакчаларга чиратлар көткән балалар проблемасын чишүгә зур игътибар биреләчәген ассызыклады.
Президент залга җыелучыларны югары дәүләт бүләкләренә ия булулары белән котлап, бу бүләкләр соңгысы булмасын, алга таба да республика, ил үсеше өчен лаеклы хезмәт итегез, дигән теләктә калды.
Бүләкләнүчеләрнең үзләренә килгәндә, Казан югары хәрби-команда училищесы җитәкчесе, генерал-майор Валерий Миронченко Президент кулыннан ΙVдәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлар өчен” орденын алды. Ә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Марат Моратовка, “КАМАЗ-Дизель” ААҖ генераль директоры Юрий Герасимовка, Россиянең спорт мастеры Биләлетдин Бәдретдиновка ΙΙ дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлар өчен” ордены медальләре тапшырылды. Россия фәннәр академиясе киңәшчесе, РФА Казан фәнни үзәге Президиумы әгъзасы Александр Коновалов белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты ректоры Рифкать Йосыпов Почет ордены белән бүләкләнде.
ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратниковага “РФ атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелүен раслаган таныклык һәм күкрәк билгесе тапшырылды. Шундый ук РФ дәүләт бүләгенә Казан театр училищесы мөгаллиме Рөстәм Фәтхуллин белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты Харис Нигъмәтҗанов лаек булды. “Казан компрессорлар заводы” ААҖ баш технологы Ринат Дәүләтбаевка “РФ атказанган машина төзүчесе”, КФУ мәгълүмат технологияләре үзәге директоры Владимир Чугунов белән КФУ кафедра мөдире Сергей Мокичевка “РФ атказанган югары мәктәп хезмәткәре” исемнәре тапшырылды.
Татарстанның югары дәүләт бүләкләрен алучыларга килгәндә, ТР Президенты “КАМАЗ” ААҖ баш конструкторы - фәнни-техник үзәк директоры Данис Вәлиевка “ТР алдындагы казанышлар өчен” орденын тапшырды. “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнүчеләр арасында Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе җитәкчесе Рөстәм Сафиуллин, Буа муниципаль районы башлыгы Рафаэль Әбүзәров, РФ нең Ислам конференциясе оешмасындагы Даими вәкиле киңәшчесе Хәйдәр Галиев, ТР Конституция суды рәисе Виктор Демидов, Яшел Үзән районының “Вахитов” терлекчелек комплексы савымчысы Рәсимә Вәлиева һ.б. бар иде. Шулай ук бертөркем хезмәт алдынгысына “ТР халык артисты”, “ТР атказанган фән эшлеклесе”, “ТР атказанган сәнгать эшлеклесе”, “ТР атказанган югары мәктәп хезмәткәре”, “ТР атказанган икътисадчысы”, “ТР атказанган терлекчесе”, “ТР атказанган җиңел сәнәгать хезмәткәре”, “ТР атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы”, “ТР атказанган укытучысы”, “ТР атказанган табибы”, “ТР атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре”, “ТР атказанган мәдәният хезмәткәре” исемнәре бирелде.
Барлык бүләкләнүчеләр исеменнән чыгыш ясаган Римма Ратникова , хезмәтләрен югары бәяләгән өчен республика Президентына рәхмәт сүзләрен җиткереп, дәүләт тарафыннан югары бәя алу эшкә яңа дәрт бирә, дип ассызыклады.
Кремльдәге бүгенге тантана күмәкләп фотога төшү белән тәмамланды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанның Ватан геройларына ничек ярдәм итүе турында сөйләделәр
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Ватан геройларына ярдәм чаралары һәм аларның батырлыклары турында хәтер саклау чаралары турында сөйләштеләр. Ватан геройлары өчен Татарстанда ярдәм чаралары комплексы булдырылган, ул натураль рәвештә ташламаларны да, акчалата түләүләрне дә үз эченә ала, дип хәбәр итте ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
6
декабрь, 2025 ел
Татарстанда 10 айда 339 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, җитештерү индексы узган елга карата 107,1% тәшкил итә
Татарстанда 2025 елның 10 аенда 339 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, җитештерү индексы узган елга карата 107,1% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров китерде. Ул тармакны үстерү буенча эш һәм ел йомгаклары буенча көтелә торган нәтиҗәләр турында сөйләде. Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТатарстанРәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстанда 839 күп фатирлы йортта капиталь ремонт тәмамланган, 40 йортта эшләр дәвам итә
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасының ничек гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
5
декабрь, 2025 ел
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Халыкара ихтыярыйлар көне белән котлады
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Халыкара ихтыярыйлар көне белән котлады. "Кадерле ихтыярыйлар! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Халыкара ихтыярыйлар көне белән котлыйм!" - диелә телеграмма текстында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз